Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшь питрәчлеләр Республика балалар кинофестивалендә икенче урынны яуладылар

Быел фестиваль Туган телләр елына багышланды.

Казан шәһәрендә "Милли мультFest"Республика балалар кинофестиваленең финалы узды.

Кинофестиваль балалар мәдәниятен үстерүгә, анимация фильмнары аша балаларның һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль өлкәсен баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбенең «Пестрляндия» мультипликация балалар студиясенең «Әби, бабай һәм чуар тавык» балалар мультфильмы «Милли мультFest» Республика балалар кинофестивалендә мактаулы икенче урынны яулады. Алар диплом һәм сертификат белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Туган телдә сөйләшәбез