Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшьләр үзәге балигъ булуын билгеләп үтте

18 ел эчендә Яшьләр үзәге районның төп яшьләр мәйданчыгы булуын исбатлады.

Бүген, капиталь ремонттан соң, үзәктә яшьләрнең иҗади потенциалын ачу өчен барлык шартлар да тудырылган. Күп санлы конкурслар, мастер-класслар, семинарлар, тренинглар, уеннар, программалар үткәрелә, яшьләрнең ялын оештыралар, һөнәри юнәлеш бирүдә ярдәм күрсәтелә, интеллектуаль потенциалны ачу өчен шартлар тудырыла. Бу төрле буын кешеләрен берләштерә торган учреждение. Биредә чын энтузиастлар эшли. Ә монда йөрүче балалар һәм яшьләр уңышларга ирешә.
  
    Яшьләр үзәге бинасы 1972 елда төзелгән, ә быел биредә капиталь ремонт тәмамланды. Бинада китапханә, авыл советы, ирекле үзәк, ФОРПОСТ, концерт залы, дискозал, спорт залы һәм балалар сәнгать мәктәбе урнашкан. Үзәк базасында иҗади түгәрәкләр һәм спорт секцияләрендә 300 дән артык кеше шөгыльләнә. Бу - 7 иҗат коллективы. Алар арасында республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты булган «Карамельки» вокал студиясе дә бар. Студия солисткасы Алинә Минһаҗева, кабат тамашачыларны үзенең осталыгы белән таң калдырды, авылдашлары өчен «Йолдызлык-2019» фестиваленең гран-при иясе Юлия Макарова да чыгыш ясады. «Варенька» вокал студиясе, «Бусинки», «Хыял» хореография студияләре, «Гармония» вокал ансамбле, «Сударушка» фольклор ансамбле, «Арлекин» иҗат студиясе, «Молодежка» КВН җыелма командасы тамашачыларны сөендерде.
    Яшьләр үзәге базасында «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Питрәч бүлекчәсе, «Татарстан-Яңа Гасыр» яшьләр бүлеге оештырылды, «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте оештырылды, «Илһамият» хатын-кызлар клубы ачылды. Яшьләр үзәгенең спорт секцияләрендә 8-40 яшьлек 147 кеше шөгыльләнә: тренажер залы, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы буенча спорт мастеры, шашка-шахмат, бокс һәм кул көрәше секциясе эшли башлады. Дәресләрне кикбоксинг буенча спорт мастеры Сергей Видисенков алып бара.
    Туган көн бәйрәм иткәндә Яшьләр үзәге фойесында балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары да үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса