Яшьләр үзәгендә “Яңа таңнар” дип исемләнгән эшләүче яшьләр иҗаты район фестиваленең беренче гала-концерты узды
Тәрбиячеләр, укытучылар, терлекчеләр һәм башка бик күп һөнәр ияләре үзләренең талантларын күрсәттеләр. Тамашачыларга барлыгы 20ләп чыгыш тәкъдим ителде.
Яраткан эше белән шөгыльләнү кешене тагы да бәхетлерәк итә. Чөнки ул стресс булдырмый, кәефне күтәрә, бөтен проблемалардан арындыра. Бу турыда “Яңа таңнар” фестивалендә катнашучылар яхшы белә. Аларның һәркайсының үз эше бар – кайберсе көне буе кабинетларда компьютер артында утыра, икенчеләре бала тәрбияли, ә өченчеләре терлекләр карый. Әмма аларның барысын да иҗат берләштерә. Шунысы кызык, бу кешеләр җыр-биюгә, музыкага ничек вакыт таба икән? Бигрәк тә кешелекнең гүзәл яртысы, чөнки эштән соң аларны йорт, гаилә эш-мәшәкатьләре көтә - өй җыештырырга, ашарга пешерергә кирәк...
- Хатын-кыз һәрвакыт барысына да вакыт табарга тиеш, - дип ышандыра Дилфүзә Матчанова. Ул Колайда крестьян-фермер хуҗалыгында сыер савучы булып эшли. – Мин 98әр сыер савам, иртәнге 4кә эшкә киләм, сменалап эшлибез... Минем гаиләм зур – иремнең әти-әнисе белән бергә яшибез, ике бала үстерәбез. Өй
эшләре минем өстә генә түгел, һәркем үзе өчен эш таба, беркем тик утырмый. Ишегалдында да мәшәкатьләр аз түгел, малтуар асрыйбыз, - дип сөйләде безгә ул.
Фестивальдә ул үзбәк биюен башкарды, нәтиҗәдә “Ак барс” кошчылык комплексыннан Руфинә Гафурова һәм Дмитрий Риманас хореографик дуэты белән беренче урынны бүлеште. Соңгылар исә кавказ биюен башкарды. Фестивальдә шулай ук Богородсктан җәмгыять белеме укытучысы Алсу Сәлимгәрәеваның музыкаль башкаруын да лаеклы бәяләделәр. Ул флейтада бик яхшы уйнады.
- Хәзер мин декрет ялында, үз вакытымны балалар белән үткәрәм, шуңа күрә музыка коралында бик сирәк уйныйм. Әмма үз чыгышымнан канәгать. Бу инструментлар белән күптән таныш, чөнки музыкантлар гаиләсендә үстем, - дип уртаклашты безнең белән Алсу. Ул “Минута славы» номинациясендә җиңү яулады. Шул ук номинациядә беренче урынны район хакимияте хезмәткәре Руслан Забабурин алды. Ул Саша Черныйның “Всероссийское горе” шигырен укыды.
- Мин тулысынча шигърият белән мавыгам дип әйтеп булмый. Бары тик Саша Черный һәм аның сатирик әсәрләрен генә яратам, - дип билгеләп үтте егет. - Фестивальдә катнашучыларның барысы да - иртәдән кичкә кадәр эштә булган кешеләр. Әмма шуның белән бергә безнең күрсәтерлек сәләтләребез бар, без барыбыз да иҗади, актив һәм талантлы кешеләр, - дип йомгак ясады Руслан Забабурин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа