“Яшьләрнең йолаларыбызны күреп-белеп үсүен телибез”
Керәшен Сәрдәсе авылында керәшеннәр үзләренең үзенчәлекле йолалары – “Корман боткасы”н үткәрделәр. Әле бүгенге көндә дә керәшеннәрнең бер генә гаилә бәйрәме дә җыр-биюсез һәм милли ризыклардан башка узмый. Күп гасырлар элек булган вакыйгалар турында бүген дә балаларны сөйли алар, шулай итеп йолалар буыннан-буынга күчә. Җыр-бию традицияләре һәм хәтта борынгы тормыш рәвеше элементларының милли бәйрәмнәрдә генә түгел, бу авылның гадәти көнкүреш тормышында да урын алуы бик сөендерә.
Керәшеннәр, ата-бабалары кебек үк, бүген дә табигать белән гармониядә яшәргә тырыша. Сәрдәлеләр дә табигатьне изгеләштерә, биредә тормыш рәвеше бүген дә аның законнары буенча бара. Алар традицияләрне буыннан-буынга тапшыралар, һәм шуңа күрә, хәтта кечкенә балалар да, мәсәлән, ничек итеп яңгыр чакырырга кирәк икәнен хәзер дә беләләр.
- Корман боткасы – бездә үткәрелә торган иң борынгы йолаларның берсе. Бездә ул мәҗүсилек вакытыннан бирле сакланган дип уйлыйм, - ди туган якны өйрәнү музее директоры Олег Волков. – Әлеге йола бездә Питраудан соң беренче яисә икенче ял көнендә үткәрелә. Бу корбан китерү бәйрәме, ләкин без бернәрсә дә чалмыйбыз. Бу көнне авыл халкы чишмә янында җыела, һәркем ярма, йомырка, май, тоз алып килә һәм без барыбыз бергә ботка һәм йомырка тәбәсе пешерәбез. Әлеге нигъмәтләрне пешерү өчен учак та гади генә түгел. Башта ел буе чачауникта җыелган сөлгеләр, яулыклар утта яндырыла. Чишмәгә тәңкәләр салына, аның янына йомырка куела. Йомырка – ул тормыш дәвам итү символы, бәлки, шул рәвешле, безнең ата-бабалар үзләренә озын гомер, түгәрәк, җөйсез тормыш теләгәннәрдер, - ди Олег Александрович.
– Безнең авылда Александра әбине һәркем ихтирам итә иде, аны Бәчә Санкасы, дип атап йөрттеләр. Әйтергә кирәк, ул озак еллар рухани, поп, пастор вазыйфасын башкарды, шулай итеп ул авылда дини тормышны саклады. Мин үземне белә белгәннән бирле әбием белән чишмә янына килеп, анда ботка пешергәннәрен карап тора идем. Минем күңелемдә бу йола турында иң якты, җылы хатирәләр генә саклана, мин үземне бик мөһим зур бер тантанага барган кебек хис итә торган идем. Йоланы үтәгәндә һәрвакыт тынычлык сакланырга тиеш, барысын да ашыкмыйча тын гына башкаралар, монда һәр нәрсәнең үз тәртибе бар, бер эш икенчесе белән салмак кына алмашына, казанга беренче кем су сала, кем суны учакка куя, барлык эш-гамәлнең үз мәгънәсе бар. Аннары бу ботканы һәркемгә тигез итеп бүләләр иде. Шуннан соң без, балалар, өчен иң кызыгы башлана иде дә инде, без кашыклар белән казан төбен кыра торган идек, шул казан төбендә калган боткадан да тәмле нәрсә юктыр кебек тоела иде миңа.
Без мондый йолаларда һәрвакыт катнаштык, шуңа да әлеге матур традицияләрне әле киләсе буынга тапшыру мөмкинлегебез бар. Безнең балалар алар турында үз балаларына сөйләп-күрсәтеп калдырыр, дип өметләнәбез. Әлеге бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыела, район үзәгендә һәм шәһәрләрдә яшәүче авылдашларның балалары, оныклары махсус кайта, әлбәттә, болар барысы да авылыбызның киләчәге бар әле дигән өмет уята, - диде безгә Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Нина Фадеева. “Чулпы” халык ансамбленең актив катнашучысы һәм укытучы буларак ул гореф-гадәт һәм йолаларыбыз саклансын өчен күп эш башкара.
– Без бер генә бәйрәмне дә искә алмыйча калмыйбыз, барлык традицияләрне сакларга, йолаларны үтәргә тырышабыз, яшьләр барысын да үз күзләре белән күреп, хәтерләрендә калдырып, киләсе буынга җиткерсен, дип тырышабыз, – диде ул.
Халыкның үзаңын саклау һәм үстерү бүген алар кулында. Керәшенлек бит дин белән генә билгеләнми, бу үзенчәлеле үзаңга ия булу, дин кысаларына гына сыймаган йолаларга йөрәгеңдә урын бирү дигән сүз.
– Чукынып кына керәшен булып булмый, – ди туган якны өйрәнүче Олег Волков та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа