«Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивале җиңүчеләре Татарстанда бушлай концерт куя
Түләүсез концертлар республиканың дүрт шәһәре һәм ундүрт районында куелачак.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов « Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләре җиңүчеләре, лауреатлары 4-18 сентябрьдә иҗади турга чыгуын әйтте.
Оештыручылар концертларның ачык мәйданчыкларда, мәдәният йортларында узачагын искәртте. «Ике фестивальдән торган гастрольләр булганы юк иде әле, бу беренче тапкыр үтә. Концертлар бер-берсеннән аерылып торачак», — дип ышандырды алар.
Концертлар Түбән Кама (4.09), Әлмәт (10.09), Чистай (15.09), Буа (18.09) шәһәрләрендә һәм Әгерҗе (5.09), Менделеевск (6.09), Ютазы (8.09), Азнакай (9.09), Яшел Үзән (11.09), Кукмара (12.09), Балык Бистәсе (13.09), Алексеевск (14.09), Кама Тамагы (16.09) районнарында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа