Үз гореф-гадәт һәм йолаларын үтәп, иҗат итәләр
Халык ансамбле - авылның бизәге. “Беләзек” керәшен фольклор ансамбле дә Кибәч авылының иң күркәм бизәге, авылның рухын яшәтүче. Авылда бер генә чара да бу ансамбльдән башка узмый. Аларда халык зирәклеге, керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, борынгы җырлары, һөнәрчелеге хәзинәсе дә саклана.
“Беләзек” ансамбле күптән түгел – унике ел элек кенә барлыкка килгән. Хәзер аның составында унбер кеше, иҗади коллективны җирле клуб мөдире Рәмзия Пляшкина җитәкли.
- Безнең “Беләзек” – вокаль ансамбль генә түгел, аны театраль коллектив, талантлы кибәчлеләрне бергә туплаучы иҗади төркем дияргә дә була, – диде Рәмзия Пляшкина. – Без бик еш җыелабыз. Җырлыйбыз, эрлибез, бәйлибез, биибез. Төрле чараларда катнашабыз, күрше авылларда да чыгыш ясыйбыз.
Коллектив репертуары борынгы җырлардан гына тормый, керәшен халкының йолаларын да сәхнәләштереп күрсәтәләр алар. Катнашучыларның һәрберсе бу борынгы йолалар турында ишетеп кенә белми. Әгәр дә инде кем дә булса бу йолаларны белеп-күреп үсмәгән булса, аларга бу турыда әниләре, әбиләре, карт әбиләре сөйли. Хәзер алар бу гореф-гадәтләрне яшьләргә өйрәтә. Ансамбльгә йөрүче хатын-кызларның костюмнары аерым игътибарга лаек.
- Безгә милли киемнәрне заманча интерпретацияләү бик үк ошап бетми, безнең күлмәкләр – чыннан да, кайчандыр авыл кешеләре кигән күлмәкләр, алъяпкычларны һәрберебез диярлек үзебез чиктек, - ди Рәмзия апа.
- Мин элек бик күп чигә идем, - дип өсти Елена Павловна Золина. – Биредә (клубтагы зур булмаган, импровизацияләнгән күргәзмәдә) минем эшләр күп: мендәр тышлары, сөлгеләр, алъяпкычлар.
Алъяпкычлар гына түгел костюмнар да кулдан эшләнгән. Хатын-кызларның муенында тәңкәләрдән ясалган тамакса. Элек әбиләр шуны тагып йөргәннәр. Әмма аларның кайберләре бу муенсаны да инде үзләре ясаган.
- Миңа ирем Илья Трофимович эшләп бирде, - дип дәвам итә Елена Золина. – Ул минем ансамбльдә катнашуымны бик хуплый. Кәефем булмаганда, һәрчак мине бирегә килергә, өйдә утырмаска үгетли.
Ансамбльдә катнашучы Анна Кәримова эрләгеч белән бик оста эш итә.
- Бу шөгыльгә мине әбием өйрәтте, мин хәзер дә үзем эрләгән җептән бик күп бәйлим, - ди ул. – Мондый әйберләрдә куллар җылысы саклана, йөрәк җылысы салына. Мине һәрвакыт борынгы эрләгечнең салмак шакылдавы тынычландыра. Сүз уңаеннан, бу тавыш буенча эрләгеч артында утырган кешенең кәефен белергә була. Кайчагында кәефем булмаганда үзем дә тыңлап карыйм – эрләгечнең шакылдавы тизләнә, көйсезләнә. Ул чагында аны тигезләргә, акрынайтырга тырышам, шулай үзем дә тынычланам.
- Миңа да эрләү ошый, - дип ассызыклый Маргарита Золина да, орчыкны җитез әйләндереп. – Моңа балачакта ук өйрәндем, бүген дә куллар барысын да хәтерли. Элек авылда барлык кызлар да эрли белә иде бит.
Ә иң яхшысы – музыка астында эшләү, иҗат итү. Шуңа күрә хатын-кызлар мондый очрашулар вакытында, репетицияләрдә бик күп җырлыйлар. Җирле гармунчы Петр Трофимович Золин аларга кушылып уйный.
- Мин яшьтән үк бу музыка уен коралыннан аерылмыйм, - дип сөйли сиксән яшьлек гармунчы Петр Золин. - Менә хәзер дә тальян гармунда уйныйм. Гармун уйнарга үзлегемнән өйрәндем. Безнең репертуарда җырлар күп. Музыканы мин бик яратам, кешеләргә шатлык өләшү ошый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа