Алга
  • Рус Тат
  • Жәйнең иң матур бәйрәме – Питрау

    Янсуар авылында быел җиденче тапкыр зурлап Питрау Сабан туе үткәрелде. Анда райондашларыбыз һәм килгән кунаклар җәй уртасында гөрләтеп бәйрәм итте.

    Быел мин Питрау Сабан туенда хәбәрче буларак түгел, ә гади бер кунак буларак катнашырга уйладым. Шуңа да кәгазь-кәламнәремне җыеп куеп, рәхәтләнеп бәйрәм хозурлыгына бирелдем. Уеннарда катнашып, җырлап-биеп бәйрәмнең үзәгендә кайнамагач, нинди Сабантуй булсын ди инде?
    Көннең кояшлы матур булуы үзенекен итте, бәйрәм башланганчы ук халык мәйданга күп җыелды. Ниһаять, тирә-юньгә дәртле көй яңгырады. Район сәнгать коллективлары, үзешчән артистлар катнашында күмәк тамаша башланып китте. Әлеге матур чыгыштан соң Питрау бәйрәменә килгән олы кунаклар белән таныштырып үттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров бәйрәмгә җыелган кунакларны тәбрик итте һәм яхшы кәеф теләде. Бәйрәм флагын күтәргәннән соң бар җирдә дә күңелле уеннар башланып китте.
    Милли уеннардан мин дә читтә калмадым. Иң беренче, кашыкка күкәй салып йөгерү уенында катнаштым. Баштарак балалар гына җыелса, минем дә чапканымны күреп, олылар да килә башлады. Шулай итеп уенга тагын да җан керде. Хәер, уенда кеше олыга-кечегә бүленмидер, биредә бар да тигез, көчләр генә башка. Шуңа да зурларны зурлар, кечкенәләрне кечеләр белән ярыштырдылар.
    Беренче уенда ук җиңү яулау миңа тагын да "дәрт-куәт" остәде. Мин әле тагын сулы чиләкле көянтә белән чаптым, чүлмәк тә ватып карадым. Менә шулай итеп бер кочак бүләк алганнан сон, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, Питрау тамашасын дәвам иттем.
    Сабантуйда төп мәйданнан тыш халыкнын иң яраткан урыны сәүдә рәтләредер, мөгаен. Янсуарда да бу урын гөрләп тора иде. Балалар әти-әниләрен, исләренә төшкән саен, шунда алып китә. Мин дә кызыма тәмле әйберләр алырга дип сәүдә рәтләренә үттем. Иң кызыгы - биредә районыбыз эшмәкәрләре генә түгел, башка районнардан килүчеләр дә бар иде. Кыздырган шашлык, кайнар чәй, тәмле ризыклары белән халыкны сыйлаучы Мөршидә ханым, мәсәлән, Кукмарадан килгән. Бу көнне үзләренең, районнарында да Питрау Сабан туе булса да, ул безнең якны сайлаган. "Ел да бирегә киләм. Сездә Сабантуйлар күңеллерәк, һәм кызыклырак үтә", - ди. Үзем дә бу турыда әйтеп үтәргә теләп тора идем әле. Янсуарда Сабан туе райондагы башка татар авылларындагыга караганда да оешканрак һәм эчтәлеклерәк була. Ә иң мөһиме - бу көнне биредә бернинди спиртлы эчемлекләр дә сатылмады. Нәтиҗәсе дә күз алдында - төн уртасына кадәр бер генә салмыш кеше дә күренмәде.
    Балалар дигәннән, алар өчен дә күнел ачу чаралары күп иде биредә. Хәзер модага кергән зур батут дисеңме, кечкенәсеме, тагын әллә ниләр бар. Балалар сикереп уйный торган читлекле батут хужасы Геннадий күрше Балык Бистәсенең Алан-Полян авылыннан килгән. Ул да бездәге Сабантуйларның бик күнелле булуын әйтеп китте.
    Мин сәүдә рәтләрен ураган арада төп мәйдандагы чаралар кызганнан-кыза барды. Районыбыз артистлары белән бергә Казанннан килгән жырчылар Илдар Әхмәтов һәм Алинә Сафиуллина да халык күңелен ачты. Көрәшчеләр келәм сыный, җырчылар җырлый, биючеләр бии - менә кайда ул чын тамаша! Ул арада Сабантуен алып баручылар каен себеркесе сата башлады, халык кызыксынып, районның иң юмарт кешеләрен карап торды.
    Бәйрәмнең иң мавыктыргыч мизгелләре, мөгаен, "Питрау чибәре"н сайлау булгандыр. Әлеге бәйгедә катнашучы кызлар үзләренең җырга-моңга, аш-суга сәләтләрен күрсәтте. Милли киемнәр кигән, берсеннән-берсе унган-булган кызлар арасыннан Питрау гүзәлен сайлап алу жюри әгъзаларына бер дә җинел булмагандыр. Тик җиңүче берәү генә булырга тиеш. Быел "Питрау чибәре" бәйгесендә Янсуар кызы Алена Харитонова жинеп чыкты.
    Бу көнне мин әле җырчыларга кушылып җырладым, дәртле бию көйләренә биедем, иң мөһиме, үзем өчен менә дигән ял ясадым. Җәйнең нәкъ уртасында бергәләшеп бәйрәм итүгә ни җитә? Сабан туенда кунак булудан да рәхәтрәге юк икән!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: