Алда аларны матур, якты киләчәк көтә
Кеше тормышына иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе – мәктәпне тәмамлау. Гамьсез балачак, дәресләр һәм тәнәфесләр артта кала. Алда искиткеч матур яшьлек, студентлык чоры, яңа тормыш көтә. Быел безнең район мәктәп укучыларының чыгарылыш кичәсе үзенчәлекле булды. Алар барысы да Питрәч наратлыгында җыелдылар. Мәктәпне тәмамлауга багышланган бөтенрайон чарасы тантаналы рәвештә нәкъ менә биредә узды.
Кызлар матур күлмәкләрдән әллә каян балкып күренеп торалар, егетләр – җитди костюмнардан иде. Чыгарылыш укучыларының барысы да аттестат тапшыруларын түземсезләнеп, дулкынланып көтә. Беренче булып сәхнәгә отличникларны чакырдылар. Районның 17 чыгарылыш укучысы мәктәпне медальләр белән тәмамлады.
- Район мәктәпләрен быел 81 укучы тәмамлады, шуларның 49ы имтиханнарны югары баллга тапшырды, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.
Бердәм дәүләт имтиханы – бөтен мәктәп тормышын төгәлли торган чикләрнең берсе. Бу – олы тормышка имтихан. Нәкъ менә ул мәктәпне һәм югары уку йортларын бәйләп торучы звено Районда иң югары балл җыючыларның берсе – Шәле мәктәбеннән Данис Мөхәммәтҗанов КАИга укырга керергә хыяллана.
- Мин үз мәктәбемне, укытучыларымны яратам, алар ярдәмендә мин имтиханнарны уңышлы тапшырдым, хәзер мәгълүмати технологияләр өлкәсен өйрәнергә телим, - диде ул.
- Чыгарылыш кичәсенә җыену БДИга әзерләнүгә караганда да күбрәк дулкынландыра, - дип шаярта тагын бер медаль иясе, Богородск мәктәбе чыгарылыш укучысы Маргарита Носкова. Ул медицина университетына укырга керергә тели.
Анастасия Пронина һәм Дмитрий Воркунов та туган мәктәпләре белән саубуллашты. Район чараларында иң актив катнашучылар, төрле иҗади фестиваль һәм конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары укуларын Мәскәүдә дәвам итәргә хыяллана. Сүз уңаеннан, Анастасия кызыл аттестат алды.
- Уку яраткан эш белән шөгыльләнергә берничек тә комачаулый алмый. Өстәвенә, безнең укытучыларыбыз бик ярдәмчел иде. Кирәк икән, вакытларын кызганмыйча, барысын да аңлаталар, ярдәм итәләр иде, - диде ул.
- Без, Юля, Зилә, Руфинә, Ксюша кебек үк, ГИТИСка укырга керергә телибез, - диләр Настя һәм Дима.
Кощак мәктәбе чыгарылыш укучысы Арина Ахмадзинаның да планнары зурдан - Краснодар югары хәрби авиация училищесына укырга керергә тели ул, хәрби самолет штурвалы артына утырырга хыяллана.
- Бар да ДОСААФтан башланды. Миңа нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә кирәк иде, һәм мин аэроклубка барырга булдым. Башта теоретик әзерлек булды, аннары ЯК-52 самолеты белән идарә итәргә өйрәндем. Күккә гашыйк булдым, - ди ул хәрбиләрчә төгәл итеп.
- Арина – искиткеч кыз, андыйлар башка юк, - ди аның сыйныф җитәкчесе Нина Павлова. – Кощак мәктәбендә соңгы елларда чыгарылыш укучылары бик аз. Минем сыйныфта нибары өч кыз бар иде, алар барысы да искиткеч балалар. Диана Бәдретдинова – медалист, Анастасия Карякина – спортчы, районның иң яхшы баскетболчысы. Алар белән аерылышу кыен, шулай да мин аларга чын күңелдән уңышлар телим. Аларның хыяллары бик матур, барысы да чынга ашсын иде, - дип теләде укытучы үзенең чыгарылыш укучыларына.
Район активистларын чыгарылыш кичәсендә шулай ук дипломнар һәм Мактау грамоталары белән дә бүләкләделәр. Игезәкләр Аделина һәм Регина Зариповалар берьюлы берничә бүләккә лаек булды.
- Әниебезгә зур рәхмәт. Ул һәрвакыт безне хуплады һәм ярдәм итте. Без бию, рәсем ясау белән шөгыльләндек, ГТОның алтын билгесенә лаек булдык, чөнки без спортны бик яратабыз. Безнең әнинең дә шундый күкрәк билгесе бар, - диде уку алдынгылары.
БДИ нәтиҗәләрен түземсезләнеп, борчылып көткәндә балалары янында, әлбәттә, әти-әниләре, аларның төп таянычлары булды. - Безнең балалар белән шөгыльләнгән барлык укытучыларга зур рәхмәт, - диде Ленино-Кокушкино мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Анна Сабированың әнисе Раиса Сабирова.
- Без дә Питрәчнең 2 нче мәктәбен тәмамладык, бүген ирексездән үзебезнең чыгарылыш кичәсен искә алдык. Әлбәттә, балаларга уңышлар телисе килә, чөнки һөнәр сайлау – тормышта иң мөһим карарларның берсе. Ә без, ата-аналар, үз чиратыбызда, бу юлда аларга ярдәм итәргә тырышачакбыз, - диделәр Юлия Сурикованың әти-әнисе Валентина һәм Дмитрий Суриковлар.
Бу көнне кичәге укучылар адресына бик күп изге теләкләр яңгырады.
- Киләчәктән курыкмагыз һәм барысы да сезнең кулда булуын һәрвакыт истә тотыгыз, безнең өчен һәркайсыгызның үз сәләтен табуы, үзен камилләштерүе бик мөһим, - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныф укучыларына район башлыгы Илһам Кашапов.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының яңа, мөстәкыйль, өлкән, бөтенләй башка тормышы башлана. Яңа тормыш башлау шатлыклы да, бераз дулкынландыргыч та. Әмма бу онытылмас көндә яшь егетләр һәм кызларны бернинди киртәләр дә куркытмый, чөнки алда аларны якты киләчәк көтә. Киләчәк – алар кулында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа