Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алдынгы технологияләрне куллану хәзер хыял гына түгел

Алдынгы технологияләрне куллану хәзер хыял гына түгел

- Бу кабинетлардагы җиһазлар заманча булачак, - дип билгеләп үтте, «Бердәм Россия» партиясеннән район Советы депутаты,  илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча райондагы эшче төркем әгъзасы, Ленино-Кокушкино мәктәбе директоры Ирина Шаронова. - Безгә квадракоптерлар, 3D принтерлар кайтарылачак, аларны балалар дәрес вакытында кулланачак. Бу заманча аппаратлар мәктәп укучыларының күзаллауларын үзгәртә, алар компьютер программалары буенча эшне яхшырак үзләштерә башлый, белем алуның яңа алымнары ачыла. Мондый җиһазлар мәктәп укучылары өчен зур мөмкинлекләр ача, һәм хәзерге вакытта эшче һөнәрләр белгечләренең инновацион технологияләр ярдәмендә үз идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлекләр булуын күрсәтә. Бу җиһазлар информатика, технология дәресләрендә кулланылачак.
Ә тормыш иминлеге нигезләре кабинетын эш муляжлары белән җиһазландырачаклар, алар ярдәмендә балалар гадәттән тыш хәлләрдә дөрес эш итәргә өйрәнәчәк.
Районның барлык дүрт мәктәбе укытучылары читтән торып укулар уздылар, ә тиздән алар Яр Чаллыга яңа шартларда һәм яңа җиһазлар белән ничек дөрес укытуны күрергә барачак.
Шахмат уеннары өчен дә уңайлы урын булуы куандыра. Чөнки безнең районда күп кенә балалар бу өстәл уеннары белән җитди шөгыльләнә, бездә турнирлар күп үткәрелә, балалар аларда бик теләп катнашалар, призлы урыннар алалар. Балалар буш вакытларын шахмат тактасы артында үткәрү мөмкинлеге бирелүенә канәгать булыр дип уйлыйм. Алар, үзләре дә белмичә, үзләренең акыл сәләтләрен – хәтер, логика, фикерләүне яхшыртачак.
Ремонт эшләренә килгәндә, бүгенге көндә безнең мәктәпнең барлык сыйныфларында да стеналарга шпаклевка ясалган, аларны буйыйсы гына бар, тиздән линолеум җәеп, түшәм эшләнәчәк. Дүрт мәктәпнең барлык кабинетлары да бер төскә буялачак, ә стенада «Үсеш ноктасы» дип язылачак. Бу федераль проект безгә балаларның белемнәрен яхшыртырга, аны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Ирина Шаронова.
Башка өч мәктәптә дә шундый ук ремонт эшләре бара.
- Соңгы капиталь ремонтны без күптән түгел, 2014 елда, республика программасы буенча үткәрдек. Кабинетларны яңа технологияләр белән җиһазландыру белән дәресләр тагын да кызыклырак булыр дип уйлыйм, - дип сөйләде Колай мәктәбе директоры Светлана Осипова.

«Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында укучыларның заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләрен формалаштыру өчен матди-техник базасын яңарту буенча милли проектка Татарстан Республикасының 97 белем бирү оешмасы керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса