Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аның дәресләрен онытырлык түгел

4 ноябрьдә РСФСРның атказанган укытучысы, педагогия хезмәте ветераны Аркадий Александрович Комиссаровка 80 яшь тула. Шуның 45 елын Ленино-Кокушкино урта мәктәбенә багышлаган ул. Аның хезмәттәге уңышлары өчен алган бүләкләре шактый, шулай да аның өчен иң зур бүләк - кешеләр хөрмәте һәм мәхәббәте.


Новатор

Аркадий Александрович 60 нчы еллар башында Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң Апакайга рус теле һәм әдәбияты укытырга эшкә килә. Ул чакта авыл мәктәпләрендә укытучылар җитешмәгән. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, ул вакыттагы мәктәп директоры Зәкия Гомәрова Мәгариф министрлыгы белән килешеп, пединститут һәм университет тәмамлаучыларны туплаган. Аларны һәрьяклап тикшергән, укытучылар белән киңәшләшкән, аларның дәресләрен күзәткән. Ул Комиссаровны күрми калмый. Директорны аның әдәпле, үзен тота белүе, интеллигентлыгы җәлеп итә. Аркадий Александрович үзенең җор телле, эрудицияле, әдәбиятны тирәнтен белүе белән аерылып торган.
Аның диплом эше дә юкка гына "Матурлык чаралары белән югары сыйныф укучыларын тәрбияләү" дип аталмаган һәм иң югары бәя алмагандыр. Теманы ачу махсус методиканы ачып бирүне таләп иткән. Болар барысы да аның эшкә билгеләнүендә зур роль уйнаган. Аңа кафедрада калырга тәкъдим итәләр. Әмма фәнни эш аны кызыксындырмый, тотып кала алмый. 1962 елда ул Ленино-Кокушкино мәктәбенә эшкә килә.

Укытучы
Рус теле һәм әдәбиятын укытуның нечкәлекләрен белүче тәҗрибәле укытучы буларак, ул эшләвенең икенче елыннан ук гаҗәеп ачык дәресләр бирә башлаган. Аларда укытучылар гына түгел, министрлык вәкилләре дә катнашкан. Аркадий Александрович ул вакыттагы РСФСР мәгариф министры Александр Даниловның дәрес барышын нинди кызыксыну белән алып баруын искә алды. Аның дәресләре министрда соклану уяткан. 1971 һәм 1973 елларда Комиссаровка ГДРга барырга тәкъдим итәләр. Университет, институт укытучыларыннан торган делегация составында ул немец укытучыларына рус теле укыткан.
- Безнең төп бурыч - немец тел белгечләренең сөйләм телен камилләштерү иде, - ди Аркадий Александрович. - Безне бик яхшы кабул иттеләр. Мин беренче тапкыр баруымда Нойбранденбургта эшләдем, икенче баруымда Цейсов техникасы белән данлыклы Йенда эшләдем. Эшебезне тәмамлаганнан соң, Берлиннан Мәгариф департаменты җитәкчеләре килде. Алар безнең эшкә йомгак ясады һәм укытучының эшен җентекләп анализлады. Моннан тыш, сыйныфтан тыш дәресләр дә бирдек. Ул вакыттагы кызыклы вакыйга истә калды. Немецларның үзенчәлекле бер йолалары бар: аудитория үзенең гомуми хуплавын өстәлгә сугып раслый. Минем эшемне бәяләгәндә, өстәлгә сугулары аркасында, бернәрсә дә ишетеп булмады. Актлар залында университет доцентлары, укытучылары да утыра иде. Немец чиновниклары авыл укытучысы барысын да уздырды, дип соклануларын белдерде, - ди ул.
Аның 1985 елда 3 мең данә тираж белән басылган "Югары сыйныф укучыларына әдәбият дәресләре" китабы укытучылар арсында бик тиз таралып беткән. Бу мәктәптә әдәбият өйрәнү өчен методик кулланманың иң уңай варианты булып санала.

Күпкырлы талант иясе
Югары филология әзерлеге, белемен даими күтәрү, зур практик тәҗрибә, төпле белемнәре, бик сирәк очрый торган грамоталылык аңа күп еллар дәвамында яраткан эше белән шөгыльләнергә генә түгел, ә үз янына фикердәшләр тупларга да ярдәм итә. Аның әдәбият дәресләре классикага әйләнә. Аларга башка предмет укытучылары да йөри, заманча телдә сөйләшеп, укыту методикасын, юнәлешен, характерын үрнәк итеп алганнар. Күрше мәктәп директоры аның әдәбият буенча ачык дәресендә катнашканнан соң, укытучысына аның кебек эшләргә тәкъдим итә. Берникадәр вакыттан соң, укытучылар киңәшмәсендә очрашкач, ул барысын да сезнең кебек эшләдек, әмма бөтенләй башкача килеп чыкты, дип әйтә.
Комиссаровның таланты дәресне оста алып баруында гына чагылып калмый. Бервакыт аңа Яңа ел бәйрәменә әзерлекне йөклиләр. Аркадий Александрович оештырып кына калмаган, Йолдыз санаучы булып, сәхнәләштерелгән тамаша әзерли.
- Бик яхшы килеп чыкты, - дип искә ала ул. - Зәкия Дәүлиевна минем котлау открыткама һәрвакыт шундый булып калыгыз дип язган иде.
Аркадий Александрович Ленино-Кокушкино мәктәбендә эшләгән елларын сагынып искә ала:
- Һәркем үз эшен ярата, эшлиселәре генә килеп тора иде. Әлбәттә, Зәкия Дәүлиевнаның монда өлеше зур. Ул халык белән дә, җитәкчелек белән дә уртак тел таба иде. Без тырышып эшләдек. Мин каникулларда да мәктәпкә тартыла идем.
Башкаларга белем бирү сәләте һәркемгә дә бирелми шул. Укытучылык хезмәтен аңлап бетерү мөмкин түгел. Бу зур рухи һәм физик хезмәт, ул кеше мөмкинлекләрен ачуга юнәлтелгән. Тикмәгә генә Комиссаров өчен укытучы, аның тәэсирле сүзе әһәмиятле урын алып тормый.
Аркадий Александрович укытучы заманча таләпләргә туры килсен өчен даими белемен арттырып торырга, камилләшергә тиеш дип саный. Иҗади канәгатьсезлек эзләнүләр өчен этәргеч булып тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X