Ата-аналар үзләрен мәктәп укучылары ролендә сынап карады
Тиздән унберенче сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарын тапшырырга туры киләчәк.
Күбрәк балл җыйган саен, илебез институтларына һәм университетларына кергәндә конкурслы сайлап алуны узу җиңелрәк булачак. Билгеле, балаларга хәзер ата-аналар ярдәме бик кирәк. Аларның балаларын нәрсә көтүен, нинди хис-тойгылар кичерүләрен аңлау өчен, ата-аналар да бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.
"Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе район үзәгенең беренче мәктәбендә узды.
Ата-аналар үзләрен укучылар ролендә сынап карады. Алар телефоннарын калдырдылар, металл эзләгеч аша уздылар һәм парталар артына утырдылар. Координаторлар аларга биремнәр белән бланклар таратты һәм шуннан соң имтихан бирүчеләр аларны үтәүгә кереште.
Имтиханга кадәр без акциядә катнашучыларның берсе Ксения Нуретдинова белән сөйләшеп алдык.
- Мин кайчандыр үзем белем алган мәктәптә булуыма бик шат. Үземнең мәктәп укучысы булган чакларым искә төште, шундый ук хис тойгылар кичердем. Үз белемнәремне тикшереп карау бик кызык. Улым икенче сыйныфта укый, киләчәктә аңа да БДИ тапшырырга туры киләчәк, – дип сөйләде ул.
Акциядә барлыгы 40тан артык ата-ана катнашты, алар тарих буенча имтихан тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа