Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Айгөл” балалар бакчасында булачак халык артистлары үсә

Безнең районда руслар, татарлар һәм керәшеннәр бер зур күпмилләтле гаилә булып тату яши. Алар бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, һәм хәтта халык күңел ачуларын да бергәләп үткәрәләр. Менә мәсәлән, славяннарның Святки һәм төрекләрнең Нардуган бәйрәмнәре уңаеннан “Айгөл” балалар бакчасында “Дуслык фестивале” КВНы үтте. Анда “Чулпы”, “Калинушка”, “Җәүһәр” халык ансамбльләре, шулай ук ике әзерлек төркеме балалары катнашты.

Искиткеч матур милли костюмнардан киенгән балалар кунакларны чәк-чәк белән каршы алды, алар өчен җырладылар, биеделәр, шулай ук рәхәтләнеп кызыклы, элек үзләренә таныш булмаган уеннар белән таныштылар, кунакларның музыкаль чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Чакырылган кунаклар балаларның халык иҗатына битараф булмауларына куанып, гаҗәпләнеп утырды.
- Без керәшен халкының күңелле “Чабата” җырын башкардык, ул безнең әби-бабайларыбыз яшь чакта иҗат ителгән. Шунысы куандыра, безнең күз алдыбызда яңа артистлар буыны үсеп килә, алар шундый кечкенә булуларына да карамастан, бик талантлылар, шаяннар, – дип соклануын белдерде “Чулпы” керәшен халык ансамблендә катнашучы Нина Иванова. Бу ансамбльгә инде утыз ел. – Без өлкән буыннан үрнәк алып чыгыш ясый башладык. Вакыт агымсудай, бик тиз уза. Хәзер безнең урынга “Сәяр” коллективы килә, бик тиздән “Айгөл” балалар бакчасында тәрияләнүчеләр дә безнең юлдан китәр төсле тоела. Без аларда кызыксыну уятырбыз дип ышанам. Үткән һәм киләчәк арасындагы элемтәне өзүгә юл куярга ярамый.
Икенче коллектив “Калинушка” да инде күп еллар рус фольклор байлыгын яшь буынга тапшыра. Алар балалар белән “Наза” уенын уйнады. Шуны билгеләп үтми мөмкин түгел, кечкенә катнашучылар һәрвакыт үзләренә пар итеп олыларны сайларга тырышты.
“Җәүһәр” татар халык ансамбле гармунга җырлаганда балаларның сокланулары йөзләренә чыкты. Алар урындыкта утырган килеш гармунчы уйнаган көйгә бии-бии утырдылар, кул чаптылар.
- Без монда килгәч үзебезне әкият дөньясына эләккәндәй хис иттек, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты коллектив җитәкчесе. – Алар шулкадәр самими, тәрбияле балалар, аларның күзләре янган йолдыз кебек балкып тара, аларга төрле халыклар мәдәнияты һәм йолалары белән танышу бик кызык булды.
Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарыннан соң жюри әгъзалары бертавыштан дуслык җиңде, дип игълан итте. Балалар хөрмәтле кунакларга рәхмәтләрен җиткерде, алардан балалар бакчасына тагын килүләрен сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса