Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Балалар – минем иң яхшы дусларым, минем куанычларым”

Бүген бөтен ил буенча Тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә, шуңа күрә без районның иң лаеклы педагогларының берсе, “Айгөл” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәния Әхәт кызы Шакирова турында сөйләргә булдык. Ул сабыйларга наз бүләк итә, ә алмашка балаларның эчкерсез мәхәббәтен ала.

Безнең барлык якты хис-кичерешләребез балачак белән бәйле. Безнең героиняның тәрбияләнүчеләре зур үскәч тә, кайчандыр аларга кайгыртучан Фәния Әхәт кызы ачкан беренче хәрефләр һәм саннар, матурлык, уеннар, әкиятләр, музыка дөньясын, һичшиксез, искә төшерәчәкләр.
Безнең героиня Шәле авылында туа. Яшьтән үк сәхнәгә тартыла, җыр белән мавыга. Мәктәп чараларында еш чыгыш ясый, һәркем кызның вокал осталыгын билгеләп үтәләр һәм аңа музыка белән бәйле һөнәр сайларга киңәш итәләр. Фәния тирә-юньдәгеләргә колак сала, Питрәчнең икенче мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Өченче курстан соң, кыз кияүгә чыга. Фәния Әхәт кызы бу чорларны аеруча җылылык белән искә ала.
- Шәледә борынгы гореф-гадәтләр әле дә исән, шуларның берсе - кәләш урлау. Ул чакта да булачак ирем Дилүс традицияләрне бозмаска карар итте. Бу хәл булырга мөмкин, дип уйласам да, без күптән таныш идек һәм өйләнешергә планлаштырган идек инде, шулай да бу көтмәгәндә  булды һәм хәтта мин бераз куркып та калдым. Тормыш иптәшем хәзер дә мин иң югары нотаны алдым дип шаяртып сөйли, чөнки мин кычкырдым, еладым һәм ярдәмгә чакырдым, - дип искә алды Фәния Шакирова. - Икенче көнне үк никах укыттык, ә соңрак туй үткәрдек. Күпмедер вакыт Шәледә яшәдек, берничә елдан район үзәгенә күчтек. Хәзер безнең ике улыбыз Булат һәм Камил үсә.
Кияүгә чыкса да, Фәния укуын дәвам итә. Югары белем турындагы диплом алгач, ул “Айгөл” балалар бакчасына музыка җитәкчесе булып эшкә урнаша, ике елдан соң яңадан әзерлек уза һәм тәрбияче була. Хәзер ул өлкән төркемдәге 24 баланы тәрбияли.
- “Айгөл”гә килгәнемә ун елдан артык вакыт узды, - диде тәрбияче. – Сабыйларга алар белән үткәргән һәр минут өчен рәхмәтлемен. Балаларым - минем иң яхшы дусларым, минем куанычларым. Балалар бакчасы бусагасын атлап кергәндә, сабыйларны күргәч, бөтен проблемалар һәм авырлыклар турында онытам. Минем бөтен уйларым - балалар белән көнне ничек кызыклы һәм вакыйгаларга бай итеп үткәрү турында.
Миннән еш кына ни өчен музыка юлыннан китмәдем, дип сорыйлар. Мин җырлавымны дәвам итәм, тик хәзер балалар белән бергә. Яшь чакта мин әле төп сәхнәмнең алар янәшәсендә булуын белми идем.
Беләсезме, балалар олыларга караганда акыллырак, алар барысын да аңлый, алардан берни дә яшереп булмый. Кайчагында, мин яңа күлмәк киеп килгәндә, балалар шунда ук миңа комплиментлар әйтәләр. Шул рәвешле, алар миңа тагын да матуррак күренергә стимул бирәләр. Аларның нинди яхшы икәнлеген сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Мине яраталар. Монда әти-әниләрнең дә өлеше зурдыр. Алар балаларын алып килгәч, һәрвакыт сабыйларына: “Үзеңне яхшы тот, Фәния Әхәтовнаны тыңла”, - диләр. Әгәр әти-әни тәрбиячене хөрмәтли икән, балалар да аны хөрмәт итәчәк. Мин, үз чиратымда, нәниләргә карата игътибарлы, аларның нечкә күңелле икәнен беләм, шуңа күрә аларны мактасам - һәркем алдында, ә кисәтүләрем булса – әти-әниләренә генә әйтәм, - дип ачыктан-ачык сөйләде Фәния Шакирова.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса