Алга
  • Рус Тат
  • Белем дә бирәләр, һөнәргә дә өйрәтәләр

    Февраль башында районның иң өлкән белем бирү учреждениеләренең берсе булган Ленино-Кокушкино урта мәктәбенә 90 ел тулды. Бу мәктәпкә 1923 елда нигез салынган була.

    Ленино-Кокушкино мәктәбе тарихы документтан башлана. Бу Ленино-Кокушкино крестьяннарының Владимир Ленинга юллаган хаты. Ул 1922 елның 22 октябрендә язылган. Аннары 1923 елның 4 гыйнварында "Правда" газетасында басылган булган. Пролетариат юлбашчысына мөрәҗәгать итеп, апакайлылар түбәндәгеләрне яза: "...тагын шуны хәбәр итәсебез килә, без Татарстан республикасы хөкүмәтеннән авылда белем һәм һөнәр мәктәбе төзүләрен һәм мәктәпкә сезнең кызыгыз - Мария Александровна исемен кушасыбыз килә".
    Мәктәпне 1923 елның 9 февралендә ачалар. Башта ул хәлле генә крестьян йортында урнаша. Аңа "ТАТЦИК хәбәрләре" газетасы (бүгенге "Республика Татарстан") коллективы шефлык итә. Баштарак Мария Ульянова исемендәге мәктәптә Кокушкинодан һәм күрше рус-татар авылы Апакайдан дистәдән артык бала белем ала. Бүгенге заманча Ленино-Кокушкиноның күп кешесе кечерәк Кокушкиноның Дмитрий Бланк утары артында булганлыгы турында белми дә. Бу авыл 1967 елда яшәүдән туктый. Биредә яшәүчеләр Апакайдагы ике катлы яңа күп фатирлы йортка күчеп китә. Әлеге мәктәпнең беренче укытучысы В.И.Ленинның туганнан туган сеңлесе Е. А. Жакова-Ардашева була. Мәктәп аннары озак вакытлар Апакайдагы иске мәчеттә эшләп килә. Һәм 1954 елга кадәр башлангыч була. Шул елдан ук аңа җидееллык статусы бирелә, ә 1960 елда - сигезьеллык була.
    1960 елда Апакай авылына бик тә белемле, көче-дәрте ташып торган, эшкә булган Зәкия Дәүли кызы Гомәрова килә. Бу легендар хатын-кыз кыска гына вакытта мәктәпнең яңа бинасын төзетүгә ирешә.
    1965 елның 17 октябрендә мәктәпкә урта белем бирү статусы бирелә. Биредә тынгысыз укытучылар көче белән Мария Ульянова исемендәге мәктәп музее төзелә башлый. Ул чагында биредә фикердәш-укытучылар: Аркадий Александрович Комиссаров, ирле-хатынлы Мостафиннар һәм Мокшиннар, Спиридон Спиридонович Молодцов, Сания Әхмәтовна Гәрәева, Мәдинә Шиһаповна Нәҗмиева, Зәйнурахмановлар, Валентина Григорьевна Гобәева, Осиповлар, Семагиннар, Макаровлар, Накыйп Хатыйпович Хәсәнов, Сәлимә Сәйфиевна Әхмәтҗанова, Роза Ибраһимовна Камалиева, Валентина Калистратовна Карпова һәм башка искиткеч укытучылар эшли. Бар да үз эшләренә тугры чын укытучылар була алар.
    1966-1967 уку елында мәктәптә 540 бала белем ала. Бер үк вакытта олылар өчен кичке мәктәп тә эшли. Мәктәптә 23 авыл баласы укый. Тәрбия эше дә яхшы куелган була. Милициядә учетта бер бала да тормый! Мәктәп түгәрәкләре эше бүгенге укытучылар көнләшерлек дәрәҗәдә яхшы куелган була. Коллектив эшендә Владимир Ильич Ленин һәм аның көрәштәшләре тормышы укучыларга тәрбияви үрнәк булып тора. Ленино- Кокушкино мәктәбе турында бөтен ил сөйләшә башлый. Мәскәү, Ленинград һәм Советлар Союзының башка шәһәрләреннән тәҗрибә алышырга киләләр. Ленин исемендәге илебез музейлары гына түгел, чит ил, мәсәлән, Польша, Чехословакия, ГДР, Монголия музейлары белән хатлар алышалар.
    балалар да укытучылар да үз мәктәпләрен бик ярата. Мишә буенда җәйге спорт лагере ясыйлар. Анда палаткалар куялар. Лагерьга "Олимпия" дип исем кушыла. Анатолий Евгеньевич Семагин лагерьның беренче башлыгы һәм һәр эштә башлап йөрүче була.
    1977 елда Татарстан хөкүмәте мәктәпкә бик яхшы уку корпусы бүләк итә. Ул махсус проект белән төзелгән була. Әлеге бина төзелешенә һәм аны җиһазлауга ул чагында күп хөкүмәт бүләкләре иясе - Татарстанның атказанган укытучысы, "Почет Билгесе" ордены кавалеры, мәктәп директоры Флүн Госаметдинов, шулай ук авыл Советы рәисе Илгизәр Шәфигуллин шактый көч куя.
    Еллар уза. Тормышлар яхшыра. Мәктәп ныгый. Төпле белемнәр бирә башлый. Хәзер мәктәптә үз кадрлары белем бирә. Ә бит әле 1965 елда Апакайда бер генә дә җирле кешенең югары белеме булмый. Бу ел, күпмедер дәрәҗәдә, Ленино-Кокушкино мәктәбе өчен истәлекле була - ул урта белемле тәүге чыгарылыш укучылары чыгара. Гомумән, ул елларда өлкән буын арасында грамотасыз кешеләр аз була.
    Бүген мәктәпне тәмамлап чыкканнар илебезнең төрле төбәкләрендә балаларга белем бирә. Бу мәктәптә Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев, Дәүләт Думасы депутаты, "Камгэсстрой"ның генераль директоры, дәүләт бүләкләре кавалеры Виктор Ельцов укыган. Шулай ук авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы, Хезмәт Даны орденнары кавалеры Анатолий Солодков, Татьяна Парфенова, "Почет Билгесе" орденнары кавалеры механизатор Николай Тихонов та укып чыккан. Бу мәктәпне "Татарстанның атказанган төзүчесе", "Почет Билгесе" ордены кавалеры, сугышчы-интернационалист, күпсанлы тармак билгеләре һәм медальләр иясе, район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да бетергән. Мәктәптә укыганнар арасында авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Ак барс" кошчылык комплексы җитәкчесе Илһам Кашапов, Татарстанның атказанган агрономы, Татарстанның, Россиянең тармак Мактау грамоталары иясе, "Ак барс агрофирмасы" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Зиннәтов, Татарстанның атказанган төзүчесе Линар Григорьев та бар. Болар Ленино-Кокушкино мәктәбен тәмамлаучы яшь буын вәкилләре.
    Рәсемдә: Ленино-Кокушкино мәктәбенең бүгенге коллективы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: