Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем сыйфаты – уңыш нигезе ул

Район үзәгендә традицион укытучылар конференциясе булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, район башлыгы Эдуард Дияров, шулай ук район мәктәпләре, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Бирегә җыелганнар игътибары үзәгендә "Нәтиҗәле белем һәм тәрбия бирү технологияләре"...

Талантлы укучыны бары тик сәләтле укытучы гына тәрбияли ала. Белем бирүгә тамырдан үзгәрешләр кертү белән бәйле әлеге аксиома хәзер тагын да актуальләшә бара. Бүген укытучыдан талантлы булу гына түгел, югары дәрәҗәдә профессионал булу, шәхесне күрә һәм аны рухландыра белү дә таләп ителә. Чөнки хәзерге тормыш көндәшлеккә сәләтле, белемле, әхлакый яктан ышанычлы белгечләр таләп итә. Бу укытучыга таләпне, һичшиксез, тагын да арттыра төшә. Август конференциясендә дә төп игътибар нәкъ менә шуңа бирелде.
Төп доклад белән чыгыш ясаган район мәгариф башлыгы Зөфәр Рәхмәтуллин, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә анализ биреп, уңай һәм тискәре якларын күрсәтте.
Картина чуар. Әлеге белем бирү сыйфатына бәя бирүче мөһим чарада Пановка, Татар Тау Иле, Питрәчнең 1 нче мәктәбе, Кощак һәм Чыты мәктәпләре аталды.
- Район белем бирү йортларында "Татарстанда укыту сыйфатын камилләштерү" программасы гамәлгә ашырыла, идарә итүнең автоматлаштырылган системасы эшли, - дип билгеләп үтте. - Мәсәлән, электрон көндәлекләр кертү мәктәптәге мәгълүматны туплауны гадиләштерә. Ата-аналарга да анда кереп, баланың уңышы турында белү җиңеләя.
Лариса Сулима конференциядә катнашучыларны сәламләп, бүгенге көндә укытучылар белем бирүнең сыйфатына ныграк игътибар итәргә тиешлекләренә басым ясады.
- Бу даими камилләшүне, профессиональ осталыкны шомартуны таләп итә, - диде ул.
Ул Питрәч мәгариф системасының эшен начар түгел, дип тапты. Балалар белән техник эшләнмәләр ясаган укытучыларның уңышларын да билгеләп үтте.
Мөһим темага сөйләшүне район башлыгы Эдуард Дияров йомгаклады.
- Район мәгариф системасына зур игътибар бирелә. Быел гына да бу тармакка 44 миллион сум бүлеп бирелде. Мәктәп тәмамлаучыларның гомүми саныннан бик азы гына районга кайта. Югыйсә, яшьләргә эшләү һәм яшәү өчен шартлар тудырыла. Бу бүгенге көндә район җитәкчелегенең игътибары үзәгендә тора, - дип сүзен төгәлләде ул.
Аннары тантаналы бүләкләү чарасы үткәрелде. Районның иң яхшы мәктәпләренә һәм укытучыларына бүләкләр тапшырылды.
Һәрбер уку елы барлык гаиләләрдә бәйрәмгә әйләнә. Ул дулкынландыра да, куркыта да. Чөнки моңарчы билгеле булмаган, әмма кызыклы дөньяга сәяхәт башлана. Ул уңышлы булсын, иҗат шатлыклары китерсен.
Яңа уку елы башлану белән сезне, укытучылар!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X