Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беләге юан – берне, белемле меңне егар

22 октябрь көнне республикада парламент атналыгы башланып китте. Әлеге чара кысаларында безнең районыбыз укучылары да хокукый белем нигезләренә төшенде. Районыбызның 34 депутаты укучылар белән очрашты. Питрәч 2 нче урта мәктәбендә үткән парламент дәресендә район Советы депутаты, район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин катнашты.

Нәрсәу ул парламент һәм демократик җәмгыятьтә аның урыны нинди? Парламент дәресе барышында яшь педагог Лина Хәмидуллина 11 нче сыйныф укучыларына әнә шундый сораулар бирде. Өлкән сыйныф укучылары иң катлаулы сорауларга да теләп һәм дөрес итеп җавап бирделәр. Укытучы балалар белән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы закон чыгару органнары вәкаләтләре һәм закон иҗат итүгә кагылышлы "Россия Федерациясе Президентын сайлау" сәяси рольле уенын үткәрде. Монда президентлыкка өч кандидат билгеләнде. Алар беркадәр уйланып утырганнан соң сыйныфташларына сайлау алды программаларын тәкъдим иттеләр. Соңыннан "сайлау" үткәрелде. Сайлау нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты итеп Динар Хәлилов сайланды. Аның программасы укучыларга иң ышанычлы һәм алгарышлы булып тоелды.
Дәрес барышында укучылар алдында район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да чыгыш ясады. Ул укучыларга район Советы депутатлары сайлауларының ничек үтүе, район башлыгының ничек сайлануы һәм район дәрәҗәсендәге депутатларның вазыйфалары һәм эшләре турында сөйләде. Шуннан соң 11 нче сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Алар барысы да район киләчәгенә һәм аның кешеләренә кагылышлы иде. Чыгарылыш укучылары район тормышының көннән- көн яхшыруы, мисал өчен үзләренең хәзер искиткеч матур, яңа, уңайлы мәктәптә укулары хакында да сөйләп киттеләр. Яңа төзелгән Боз сарае өчен район башлыгына рәхмәт җиткерделәр.
Парламент дәресләре Татарстан Республикасы Конституциясенең 20- еллыгы алдыннан узганга, дәрестә кеше хокуклары һәм бурычлары турында да сүз булды.
Әлеге чарадан укучылар бик канәгать калды, дәрес нәтиҗәле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса