Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнең район БДИ тапшыру буенча республикада иң яхшы унлыкка керә

Питрәчтә мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август педагогик конференциясе узды.

Районның киләчәге белем бирүнең сыйфатына бәйле. Бүген безнең район торак тапшыру буенча республика рейтингын җитәкли, шуңа күрә халык саны да үсә. Яшьләр, балалар саны арта бара. Чагыштыру өчен – узган ел мәктәпләрдә 3077 бала белем алган, быел аларның саны 3360 булачак. Хәзер безгә мәгариф системасын камилләштерү, яхшырту һәм үстерү тагын да мөһим. Питрәчтә мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август педагогик конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Жанетта Соркина катнашты.
Мәдәният йортының төп залына барышлый кунаклар Питрәч мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр кулы белән эшләнгән күргәзмә белән танышты. Малайлар төзелеш, автомеханика, металл эшкәртү, кызлар кулинария, кием дизайны, флористика, чәчтараш сәнгатендә талантларын күрсәтте.
Мәктәп укучылары шулай ук нинди проектлар өстендә эшләүләре һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
- Без Казан геология музеенда булдык һәм шуннан соң үзебеә дә авылыбыз янындагы карьерда казу эшләре алып барырга кара иттек, - дип сөйләде Кибәч авылы балалары. – Безнең тикшеренүләр уңышлы тәмамланды – без ташларда борынгы үсемлекләрнең - мүк, абага, ылыслы үсемлекләрнең эзләрен күрдек. Аларның яше ике йөз илле миллион елдан артыграк, - дип билгеләп үтте алар.
Кайбер балалар табигатьне генә түгел, ә анда яшәүчеләрне дә җентекләп өйрәнү белән мавыга.
- Районыбызның биология белән кызыксынучы укучылары белән бергә без җирлегебезнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын җентекләп өйрәндек, юкка чыккан үсемлекләр, хайваннар, кош-корт, бөҗәкләр төрләрен билгеләдек. Шулай итеп, "Питрәч районының Кызыл китабы” барлыкка килде, - дип сөйләделәр район үзәгенең икенче мәктәбе укучылары. Китапларның мини-нөсхәләрен алар дәрәҗәле кунакларга тапшырдылар.
Яшь буын ата-бабаларының батырлыклары турында да онытмый.
- Без Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның туганнары сөйләгәннәрне видеога төшердек, дискларга яздырдык, шул рәвешле аларның истәлекләре бик озак сакланыр дип уйлыйбыз, - диде Иске Шигали мәктәбе укучысы Сәймә Шаһиәхмәтова. – Буыннар бәйләнешен белү, истә тоту һәркемнең бурычы, - дип билгеләп үтте ул.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә олылардан калышмый, алар да төрле проектларда катнаша. Нәниләр курчак театры белән мавыгалар – алар кыска иҗади номер белән чыгыш ясадылар, бу исә барлык җыелучыларны таң калдырды. Шулай ук без балаларның корреспондентлар булып уйнавын да белдек, алар интервью алалар, сюжетлар төшерәләр икән.
Матур, үзенчәлекле һәм кызыклы күргәзмәне караганнан соң, конференциядә катнашучылар рәсми өлешкә керештеләр – җыелышта узган уку елына йомгак ясадылар һәм яңа уку елына планнар һәм бурычлар турында фикер алыштылар.
Марина Харитонова БДИ һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырганда укучыларның уңышлары белән уртаклашты.
- Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 242 укучы төп дәүләт имтиханнарын һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 81 укучы - бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. Әлеге ике сыйныфта сигез фән буенча нәтиҗәләр республика күрсәткечләреннән югарырак. Югары балл җыючылар буенча без республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары арасында 10 нчы урында торабыз, - дип сөйләде ул.
Әлбәттә, мәктәп биналары яхшы хәлдә булганда уку һәм укытуы да күпкә рәхәтрәк һәм уңайлырак.
"Мәгариф» милли проекты ярдәмендә районның дүрт мәктәбендә заманча җиһазландырылган кабинетлар барлыкка киләчәк. Царевода хәзерге вакытта актив төзелеш бара, яңа мәктәп 2020 елның сентябрендә ишекләрен ачачак. Ул 1224 урынга исәпләнгән.
Балалар бакчаларына килгәндә,
күптән түгел Царевода 160 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы эшли башлады, Көектә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеп бетеп килә. Питрәчтә 140 урынга исәпләнгән, Царевода - 220, Көектә - 240, Богородскийда 120 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзү планга кертелгән.
Район башлыгы Жанетта Соркинаның игътибарын район демографиясе үсүгә юнәлтте, шуңа күрә балаларны урнаштыру мәсьәләсен әлегә ахырына кадәр хәл итеп бетереп булмый. Ул бу проблеманы алга таба республика мәгариф программаларын формалаштырганда исәпкә алуны сорады.
Утырыш ахырында Илһам Кашапов педагогларның җаваплы хезмәте, мәгариф өлкәсендә аларның югары дәрәҗәсе нәтиҗәсендә быел бары уңай динамика гына күзәтелер, дигән ышаныч белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: август педагогик конференциясе