Бүген Питрәч районда педагогларның традицион август конференциясе уза
Нәкъ менә бу көннән бер елга сузылачак яңа мәктәп марафоны старт ала
Бүген без үткән, мөгаен, иң катлаулы уку елы нәтиҗәләре һәм киләсе елның төп максатлары турында беләчәкбез.
Быел яз укытучыларга эш принципларын оператив рәвештә үзгәртергә: укуукыту, мотивация һәм укучылар белән аралашу формасына күчәргә туры килде. - Әлбәттә, күчеш чорында без укытучыларны онлайн-укытуга әзерләү, компьютер техникасы һәм гаджетлар булмау, аерым мәктәпләрдә интернет булмау белән бәйле проблемалар белән очраштык. Әмма яңа укыту форматы безгә зур мөмкинлекләр һәм перспективалар да ачты, белем бирү системасын үзгәртүгә һәм камилләштерүгә этәргеч бирде, төрле белем бирү платформалары, системалар, видеоконференцияләр, онлайн-очрашулар һәм дистанцион укулар үткәрү өчен сервислар үзләштерелде, зур методик багаж тупланды, онлайн дәресләр үткәрүнең методик һәм предмет нигезләрен үстерү һәм камилләштерү өчен яңа ресурслар булдырылды. Хәйрия акцияләре, шулай ук «Президенттан планшет компьютерлар» республика программасы кысаларында күп балалы гаиләләрдән 40 укучы планшетлар һәм онлайн уку өчен башка гаджетлар алды. Мәктәпләрне югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү тизләтелгән темпта башкарылды. 4 нче чирек дәвамында югары тизлекле Интернетка районның 4 мәктәбе тоташтырылды, 2020 елның сентябрь ахырына кадәр аңа тагын 8 мәктәп тоташтырылачак. Шулай итеп, катлаулы шартлар безгә кыска вакыт эчендә күп еллар дәвамында омтылган нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте, - дип сөйләде район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа