Бүген район мәктәпләрендә уку елы тәмамлануга багышланган тантаналы линейкалар узачак
Шул уңайдан без район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова белән әңгәмә кордык.
Быел 290 тугызынчы һәм 94 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
- Марина Алексеевна, бу уку елы ничек узды? Нинди бурычлар хәл итәргә туры килде?
Мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфасында мин 2,5 ел эшлим. Бу минем икенче уку елы. Ул җиңел булмады. 1 сентябрьдә без яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында эшли башладык. Балалар күп булган мәктәпләрдә уку процессына керү аеруча авыр булды. Алар - район үзәге, «Царево» ТК, Ленино-Кокушкино мәктәпләре. Укучылар тәнәфесләрдә очрашмасын, бер үк вакытта мәктәпкә килмәсен өчен расписаниене дөрес төзергә кирәк иде.
2021 ел бездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ике белем бирү учреждениесе - Шәле авылы балалар бакчасы һәм мәктәбе әлеге тематика буенча программаны гамәлгә ашыру кысаларында 500 мең сум күләмендә грантка ия булдылар. Мәктәпкәчә учреждениеләргә ярдәм итү буенча федераль конкурс кысаларында Питрәч авылының «Бәләкәч» балалар бакчасы 1 миллион сум күләмендә грант отты.
- Мәктәп укучылары нәрсә белән сөендерде?
Без укучыларыбыз белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Узган ел 74 чыгарылыш сыйныф укучысының 60ы бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Имтихан нәтиҗәләрен анализлап, без сөенерлек нәтиҗәләр барлыгын күрәбез. Шул ук вакытта уйланырлык нәрсәләр һәм башкарасы эшләр юк түгел.
БДИ буенча югары баллар алган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арта. 2019 елда югары балл җыючылар чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми саныннан 57,7% тәшкил итсә, 2020 елда бу күрсәткеч 73,3% ка кадәр арткан. 44 укучы 80 баллдан артык балл җыйды, шуларның 13е ике-өч фән буенча югары баллга ия булды. Иң күп балл җыючылар Питрәчнең 1 нче мәктәбеннән - 24 кеше һәм Ленино-Кокушкино мәктәбеннән 7 кеше.
Узган уку елында интенсив әзерлек алып барылды. Май аенда бездә тугызынчы һәм унберенче сыйныфларда беренче имтиханнар башлана инде.
Шулай ук соңгы 2 елда бездә призерлар саны арта. Быел 21 кеше Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды. Монда, әлбәттә, педагогларның һәм ата-аналарның өлеше зур. Һәркем үз өлешен кертте. Шунысы куанычлы, ата-аналар да үз балаларын үстерүгә зур игътибар бирәләр, өстәмә белем бирү, түгәрәкләргә йөрү белән шөгыльләнәләр.
- Педагоглар турында сүз башлаганбыз икән инде, аларның да конкурсларда актив катнашулары билгеләп үтми мөмкин түгел...
Әйе, безнең укытучылар һәм тәрбиячеләр мөмкин булган бөтен бәйгеләрдә катнашалар. Питрәч 2 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Равилә Якубова «Ел укытучысы» республика конкурсы финалисты булды. Көек авылының «Золотая рыбка» балалар бакчасы тәрбиячесе Елизавета Ермишина дә финалист булды.
- Яшь кадрлар киләме?
Чыннан да, педагогик коллективның яңаруын Питрәчнең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә күзәтеп була. «Царево» торак комплексында яңа күппрофильле лицейда тулысынча яңа оешкан коллектив эшли. Яхшы әзерлекле, креатив фикер йөртә торган кадрлар килә һәм бу, җитәкче буларак, мине бик сөендерә.
- Безнең район мәгариф учреждениеләре коллективларына нәрсә теләр идегез?
Хәзерге шартларда иң мөһиме - сәламәтлек! Педагог буларак мин аларга иҗади уңышлар, югары нәтиҗәләр, белемле, уңышлы укучылар телим. Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, алга таба баруларны дәвам итүләрен телим. Мин Питрәч районы укучыларын, безнең чыгарылыш сыйныф укучыларын бөтен җирдә иң уңышлы, белемле балалар буларак тануларын телим. Без моңа көн саен, үз эшебез белән омтылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа