Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бик тиздән көмеш кыңгырау кабат чыңлаячак

Яңа уку елына санаулы көннәр генә калды. Районның күпчелек мәктәпләрендә ремонт эшләре төгәлләнде. Хәбәрчебез Фәния Михеева район мәгариф бүлеге башлыгы Зөфәр РӘХМӘТУЛЛИН белән белем бирү учреждениеләренең әзерлеге уңаеннан әңгәмә корды.

- Зөфәр Гарифович, яңа уку елына район мәктәпләренең әзерлеге ни дәрәҗәдә?
- Җәйге каникул вакытында белем бирү учреждениеләрендә 3 ай буе зур эш алып барылды. Көн саен барлык мәктәпләрдә укытучылар, ата-аналар, шулай ук укучылар сыйныф бүлмәләрен тәртипкә китерде. Алар идән буяды, тәрәзә юды. Планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылды. Августның икенче яртысында район мәктәпләре яңа уку елына әзер иде.
- Зөфәр Гарифович, белгәнебезчә, быел 3 мәктәп мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасына керде. Әлеге программа буенча нәрсәләр эшләнде?
- Программа бик вакытлы булды, безнең районда күпчелек мәктәпләр 30 ел элек салынган бит. Мәктәпләргә капиталь ремонт буенча дәүләт программасы безнең районда өченче елын гамәлдә. Әлеге программа кысаларында Питрәч 1 нче, 2 нче, Шәле, Керәшен Сәрдәсе, Чыты һәм Ленино-Кокушкино мәктәпләре ремонтланды.
Быел Колай, Пановка мәктәпләрендә ремонт эшләре планы буенча 8 төрле эш башкарылды. Реконструкция эшләре вакытында түбәләр, тәрәзәләр алыштырылды, яңа ишекләр, санузеллар урнаштырылды, фасадлар рәткә китерелде, нигезләр ныгытылды, инженер лык челтәрләре сузылды. Барлыгы 33 миллион сум тотылды. Әлеге программа киләчәктә дә эшләячәк.
- Болар капиталь ремонтка кагыла. Моннан башка, мәктәпләрдә ел саен үткәрелүче ремонт эшләре дә бар бит әле.
- Әйе, мәктәпләрдә коридорлар, спорт заллары, азык блоклары, баскыч мәйданчыклары ремонты төгәлләнде. Әлеге эшләр өчен район бюджеты акчалары бүлеп бирелде. Моннан тыш, барлык 3 мәктәптә дә сыйныф бүлмәләре ремонтланды. Анда укытучылар, укучылар, ата-аналар, мәктәпне тәмамлаучылар, учреждение, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр актив катнашты. Кемдер, төзелеш материаллары, финанс средстволары, икенчеләре, үз көче белән ярдәм итте. Мисал өчен, "Кощак" хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Гайзатуллин, шәхси эшмәкәр Юрий Федоров, "КСМ" җитәкчесе Айдар Сафин, "Цементоптторг"тан Андрей Шишикин, "Индустриальный парк М7"нән Руслан Хәлилов 20 мең сумнан 150 мең сумга кадәр финанс ярдәме бирде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, подряд оешмасы ("Төзүче+" җитәкчесе Ленар Григорьев) Колай мәктәбендә өстәмә эш үткәрде - мәктәп коридорларына ремонт ясады. Кощак мәктәбендә "Арсгрупп"тан Рамил Сираев шундый ук акция үткәрде. Пановка мәктәбендә "Пресс"тан Александр Садовников эшчеләре коридор ремонтлады. Мәктәп яннарын төзекләндерүдә укытучылар, укучылар, ата-аналар тырышып эшләде.
Җитәкчелекнең балаларыбызның уңайлы шартларда белем алу мәсьәләренә зур игътибар бирүләре укытучылар коллективын, ата-аналарны бик сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса