Богордск мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады
1 сентябрь – Белем көне, Богордск мәктәбе үз укучылары өчен ишекләрен ачты.
Егерме алты беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде, бүген алар үз укытучылары белән танышачак. Алар өчен кызыклы, шул ук вакытта җиңел булмаган мәктәп тормышы – унбер елга сузылачак җаваплы чор башлана.
Бу тантаналы көндә укучыларны ата-аналар, укытучылар һәм чакырылган кунаклар – район мәгариф бүлеге һәм район хакимияте вәкилләре – Дарья Юматова һәм Руслан Вәлиуллин сәламли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа