Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Булачак беренче сыйныф укучысының әти-әниләре нәрсә белергә тиеш?

Киләсе уку елына әле бик ерак кебек, беренче сыйныфка укырга керүче балага мәктәп сайлау турында да уйларга вакыт та күп шикелле. Әмма бу алай түгел. Беренче сыйныфка кабул итү өчен гариза бирү вакыты 1 февральдә старт алды һәм ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Без район мәгариф бүлегеннән район мәктәпләренә кабул итүгә нинди шартлар барлыгын һәм балаларны мөһим вакыйгага ничек әзерләргә кирәклеген белештек.

Гамәлдәге закон буенча баланы беренче сыйныфка 6,5 яшьтән 8 яшькә кадәр бирергә мөмкин. Тик ата-аналар баласын кечкенәдән үк яки нинди дә булса сәбәпләр аркасында бераз соңрак укуга бирергә теләсәләр, бу да мөмкин икән. Моның өчен башкарма комитет җитәкчесе исеменә гариза язарга һәм балалар психологында консультация узарга кирәк. Диагностика нәтиҗәләре буенча, укытучылар, психолог һәм башкарма комитет җитәкчелеге катнашындагы комиссия, мәктәпкә алу турында карар кабул итә.
Районның булачак беренче сыйныф укучылары саны турында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Әмма халык саны артуын һәм яңа торак комплексларга күпләп күченүен исәпкә алсаң, алар 600гә якын булыр дип көтелә.
Күп кенә ата-аналар баласына урын җитмәс дип борчыла. Республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре “Дәүләт хезмәтләре” сайтында гариза бирү өчен төн буе компьютер каршында утыруын, яки иртәнге 4тә мәктәп янында чират тора башлаганнарын язып һәм күрсәтеп халыкны куркытып бетерде. Район мәгариф бүлегендә, әгәр сез безнең районда теркәлгәнсез икән, сезгә беркетелгән мәктәп, һичшиксез, сезнең балагыз өчен уку урыны табачак, дип ышандырдылар. Район үзәгендә һәр мәктәп конкрет урамга беркетелгән. Әгәр дә мәктәпне алыштырырга теләүчеләр бар икән, гариза мәктәп җитәкчелеге тарафыннан буш урыннар булган очракта гына кабул ителергә мөмкин. Балагызны конкрет бер укытучы укытуын теләсәгез, сезнең теләгегез исәпкә алынырга мөмкин, әмма бу сыйныф формалаштырганда хәлиткеч фактор булмаячак.
Күп кенә әниләр сайлап алу конкурсы өчен дә борчылалар. Әмма без сезне тынычландырып шуны әйтәбез, сезнең балага бернинди махсус мәктәпкә әзерлек курслары узарга кирәкми, чөнки безнең районда башлангыч сыйныфларга конкурс аша кабул итмиләр.
- Әгәр балагызны өстәмә рәвештә укырга һәм язарга өйрәтү теләгегез бар икән, укытыгыз. Әмма бу мәҗбүри түгел. Питрәчтә, мәктәпләр базасында коммерцияле әзерлек төркемнәре эшли. Әмма анда йөрү-йөрмәү бары тик ата-аналар тарафыннан хәл ителә. Чөнки мәктәпкә кирәкле әзерлек эше барлык балалар бакчаларында да бара, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге методисты Ирина Чихирева.
 

Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре үз фикерләрен белдерделәр
- Мәктәпкә гариза бирдек һәм хәзер сыйныфларга бүлгәннәрен көтәбез. Документлар тапшыру белән бернинди проблемалар да булмады. Октябрь аеннан без мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөрибез. Улыбыз Әгъзәм инде түземсезлек белән уку елы башлануын көтә һәм чын билгеләр алырга хыяллана. Ул сыйныфташлары арасында хоккей командасындагы дуслары да булыр дип өметләнә, чөнки мәктәптә һәм бозда бергә күңеллерәк булачак бит, - дип сөйләде булачак беренче сыйныф укучысының әнисе Айгөл Хикмәтуллина.
- Прописка буенча без икенче мәктәпкә карыйбыз. Гаризаны шунда тапшырдым. Анда мине бик яхшы каршы алдылар. Балалар бакчасында нинди документлар әзерләргә кирәклеге турында әйткәннәр иде инде. Шуңа күрә бернинди авырлыклар да булмады. Без балалар бакчасында әзерлек дәресләренә йөрибез. Безнең педагогларга зур рәхмәт. Өйдә дә без бала белән шөгыльләнәбез. Ул укырга һәм язарга өйрәнде инде, мәктәпкә барасы бик килә, - дип уртаклашты тагын бер әни Айгөл Мирхәйдәрова.
- Без бу эштә инде тәҗрибәле әти-әниләр, беренче сыйныфка инде икенче баланы бирәбез бит. Олы кызыбыз беренче сыйныфка алданрак - 6 яшьтә барды, һәм без аның өчен бик дулкынландык. Өстәвенә, ул безнең беренче балабыз. Ә кече улыбызны укырга 7 яшьтә бирергә булдык. Аның өчен борчылмыйбыз. Хәзер ул "Бәләкәч" балалар бакчасына йөри. Укытучылар ярдәмендә, барлык хәрефләрне дә белә, саный да, математикадан нинди дә булса җиңел мисалларны чишә ала. Ул математиканы ярата, аның логик фикерләве бик яхшы. Ул бик яхшы укыр дип өметләнәбез. Прописка буенча без теләгәнчә, икенче мәктәпкә эләгәбез. Ике балабызның да бер мәктәпкә йөриячәге сөендерә, - диде булачак беренче сыйныф укучысының әнисе Ләйсән Мифтахова.


Мәктәпкә гариза бирү өчен нинди документлар кирәк?

 

  • мәктәпкә кабул итү турында гариза, ул мәктәптә тутырыла;
  • туу турында таныклык;
  • ата-ана паспорты һәм яшәү урыны буенча баланы теркәү турында таныклык;
  •  ИНН, СНИЛС;
  • иминият медицина полисы һәм медицина картасы, шулай ук прививка сертификаты баланы мәктәпкә кабул иткәннән соң ук рәсмиләштерелә.

Баланы мәктәпкә  әзерләүдә тагын берничә файдалы киңәш урынлы булыр. Мәсәлән,  уен, күңел ачу вакытында аяк киеме шнурын  мөстәкыйль рәвештә бәйләргә, сорауларга җавап бирергә, шулай ук яшьтәшләре белән  үзара килешә белергә һәм  үз көчләренә ышанырга өйрәтергә кирәк. Үз туган көнен, атна һәм ел фасылларын белү файдалы булачак. Бу  балага  мәктәпкә, әйләнә-тирәдәгеләргә яраклашырга ярдәм итәчәк.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса