Алга
  • Рус Тат
  • Чыгарылыш сыйныф укучыларына стрессларын җиңүдә ничек ярдәм итәргә?

    Теләсә кайсы сынау - кеше өчен экстремаль хәл, һәм, кагыйдә буларак, ул киеренкелек, конфликт һәм хәвефле хәл белән үрелеп бара. Шуңа күрә стресс психологиясе белән танышу проблеманы аңларга һәм эчке киеренкелектән азат итү юлларын табарга ярдәм итәчәк. Һәр кеше дә стресс хәлендә үз-үзен тотышын көйли ала. Димәк, безнең чыгарылыш сыйныф укучылары да үз-үзләренә ярдәм чарасыннан оста файдаланып моны җиңеп чыга алачак.

    Питрәч 2 нче урта мәктәбендә 9 нчы сыйныфны 53 укучы һәм 11 нче сыйныфны 19 укучы тәмамларга әзерләнә. Педагог-психологларның төп бурычы - балаларга ярдәм итү һәм барысын да кулда тота белергә өйрәтү һәм ул вакытта бала тыныч хәлдә үз белемнәренең объектив дәрәҗәсен күрсәтә алачак.
    Тәҗрибә күрсәткәнчә, имтихан вакытында стресс тудыра торган яки көчәйтә торган төп факторлар - начар кәеф, билгесезлек хисе һәм вакытның чикле булуы. Шулай ук белемнең тулылыгына һәм ныклыгына, үз мөмкинлекләрендә – логик фикерләү, анализлый белүдә шикләнү. Моннан тыш, һәр аерым балага хас эшчәнлек оештыру үзенчәлекләре, мәсәлән, акрын темп, планлаштыру кыенлыклары, яки эшкә сәләтлелекнең түбән булуы, артык талчыгу, концентрация катлаулылыгы, стрессларга каршы торучанлык дәрәҗәсе түбән булу, физик һәм интеллектуаль киеренкелек, шулай ук ата-аналар һәм мәктәп алдында җаваплылык йөкләү моның сәбәпләре булып торырга мөмкин. Педагог әлеге факторларның йогынтысын киметә аламы? Әлбәттә. Педагогның бурычы - баланың дулкынлануын һәм куркуын киметү өчен барысын да эшләү. Дөрес оештырылган сынау имтиханнары хәвефле халәтне киметергә, балаларны шәхси үзенчәлекләреннән файдаланырга өйрәтергә, тест биремнәре белән эшләү күнекмәләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә һәм уңай нәтиҗәгә ирешүгә омтылдыра. Укучыларны мәгълүмат белән нәтиҗәле эшләү күнекмәләренә һәм аутотренингның гади алымнарына өйрәтү үз көчләрендә һәм мөмкинлекләрендә шикләрне юкка чыгарырга ярдәм итәчәк. Педагог һәм мәктәп психологы һәр укучыга йөкләнешне дөрес бүләргә, шөгыль һәм ял режимын билгеләргә, сәламәт туклануның мөһимлегенә игътибар итәргә булыша. Шуңа күрә белгечкә барлык этапларда да, шул исәптән БДИга әзерлек вакытында да мөрәҗәгать итәргә кирәк. Консультацияләр бушлай һәм ирекле нигездә үткәрелә.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: