Даими әзерләнгән очракта уңышка ирешергә мөмкин
Иң беренче зур сынауны шушы көннәрдә 81 унберенче сыйныф укучысы үтте. Алар бердәм дәүләт имтиханнарында алга таба илебезнең иң дәрәҗәле югары уку йортларында урыннар өчен көрәштә җиңәргә ярдәм итәчәк баллар алдылар. Без югары балл җыючыларның уңышлы нәтиҗәләргә ничек ирешүләрен белдек.
Район үзәгенең икенче мәктәбенең инде элекке укучысы булган Айгөл Әхмәтшина барлыгы дүрт фәннән имтихан тапшырган, аларның өчесе буенча 100 мөмкин булган баллдан 80 балл җыйган.
- Имтиханнар якынлашкан саен иптәшләрем белән миндә курку хисе арта барды. Без алга таба язмышыбыз шуның белән бәйле булуын аңлый идек, шуңа күрә нык дулкынландык, - ди Айгөл Әхмәтшина. - Мин имтиханнарны тизрәк тапшырырга теләдем, көтү һәм билгесезлек бик авыр булды. Кайвакыт мин төшенкелеккә бирелеп, тик кенә түшәмгә карап ята идем. Тик соңыннан үземне кулга алып, өстәл артына утырып, янә күнегүләр һәм тестлар эшләдем, хаталарымны анализладым, кагыйдәләрне һәм терминнарны кабатладым.
Имтихан тапшыруның беренче көне бик дулкынландыргыч булды. Атмосфера бик киеренке иде. Бинага кергәндә металл эзләгеч аша үткәндә, тирә-юньдә тынлык иде, дулкынланудан иптәшләремнең берсе дә бер сүз дә әйтә алмады. Йөзләребезгә карасаң, безне җәзаларга алып баралар дип уйларга мөмкин иде. Кабинетлардагы камералар да курку өстәде. Әмма бирем бланклары тараткач, бөтен игътибар аларда иде инде. Тынычлана башладым, дулкынлану акрынлап юкка чыкты. Бинадан чыгып, саф һава сулагач, мин әгәр син әзер һәм үз көчеңә ышанасың икән, болар барысы да куркыныч түгел икәнлеген аңладым. Аннан соңгы имтихан көннәре күпкә җиңелрәк узды.
БДИга әзерлек күп вакыт һәм көч таләп итә. Минем уйлавымча, чыгарылыш елы алдыннан гына түгел, ә унбер ел дәвамында тырышып укырга кирәк. Тырышсаң, барысын да башкарып була.
Мин документларны югары уку йортына тапшырдым инде. Лингвист булырга телим. Нәкъ менә шуңа күрә минем өчен инглиз телен «бишле»гә тапшыру мөһим иде, һәм мин бу фән буенча 91 балл җыйдым, - дип билгеләп үтә Айгөл Әхмәтшина.
Район үзәгенең беренче мәктәбе укучысы Ксения Товкалеваның рус теле буенча иң югары күрсәткеч – 94 балл. Ул шулай ук даими әзерлек нәтиҗәсендә уңышка ирешергә мөмкин дип саный.
- Минем өчен иң катлаулы фән ул тарих булды, мин аны 79 баллга тапшырдым. Бик күп вакыйгаларны, даталарны, исемнәрне истә калдырырга кирәк, - ди кыз. – Мин документларны Казан югары уку йортларына, шулай ук Санкт-Петербургка тапшырдым. Әмма, шулай да, үземнең кече ватаныма якын буласым килә, шуңа күрә безнең республика башкаласы югары уку йортларының берсенә укырга керүчеләр арасында булсам, мин бәхетле булачакмын. Туризм, реклама яисә низаглар өлкәсендә белгеч булырга телим - дип уртаклашты Ксения Товкалева.
Айгөл Әхмәтшина да, Ксения Товкалева да мәктәпне алтын медальгә тәмамладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа