Дистанцион режим Питрәч укучыларына файдага булганмы?
Бу хакта район матбугат секретаре Екатерина Плеханова мәктәп директоры Ирина Шароновадан белешкән.
Ленино-Кокушкино мәктәбендә 322 укучы белем ала. Яңа уку елында беренче сыйныфка 50дән артык бала укырга кергән. Балаларның кәефләре ничек?
⠀ - Ирина Викторовна, әйтегез әле, сезне дистанцион укыту режимы нәрсәгә өйрәтте?
- Мин дистанцион режимда уку хәтта кызык та булды дияр идем. Укучылар белән элемтәдә тору һәм уку-укыту процессын читтән торып үткәрү өчен без һәркемгә мәгълүм «Зум» программасыннан файдаландык. Әлбәттә, бу безнең өчен яңа, гадәти булмаган нәрсә булды. Дистанцион режим уку барышында тынычлыкны сакларга мөмкинлек бирә. Әйтик, кайбер укучыларның башкаларга комачауламасын өчен тавышын сүндерергә яки кабызып куярга була - бу яхшы. Шулай итеп, үзләрен күрсәтергә, ачарга теләгән, активрак була башлаган балаларны ачыкладык. Чөнки алар өчен башка укучылардан оялмыйча, биремнәр яки сорауларга җавап бирү мөмкинлеге туды. Аларга дөрес җавап бирмәсәң, синнән беркемнең дә көлмәве, сүзеңне бүлдермәүләре, үзеңә бөтен классның төбәлеп карап тормавы тәвәккәллек өсти.
- Дистанцион укуның уңай яклары бар әлбәттә, ә уңайсызлыгы нидән гыйбарәт?
- Әлбәттә, уңайсыз яклары да юк түгел. Беренчедән, гадәти дәресләр укытучыга укучының кәефен тоярга, материалны үзләштерү, үзләштермәвен күрергә, кирәк булганда кабат аңлатырга мөмкинлек бирә. Ә интернет челтәрләре аша дистанцион укытуда боларның барысын да эшләп булмый. Без баланың мәгълүматны ничек кабул итүен аңламаска мөмкинбез, безнең өчен билгеле бер чикләр килеп туа. Бу, интернет челтәрләре аша укытуда иң төп кимчелектер, мөгаен. Икенчедән, мәктәптә үткәрелгән дәресләрдә укытучы күбрәк мәгълүмат бирә ала. Өченчедән, без һәрвакыт бик күп конкурслар уздырдык, укытучылар түгәрәкләр һәм дәрестән тыш эшчәнлек алып бардылар. Бу төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүчеләрне һәм лауреатларны әзерләргә мөмкинлек бирде. Балаларга дәресләрдән соң өстәмә шөгыльләнү үзләренә дә бик ошый.
- 1 сентябрь дә үтте, уку чоры башланды. Сез укучыларыгыз белән очраштыгыз. Кәефләре ничек? Алар укырга әзерме?
- Кәефләр бик шәп! Алар мондый озакка сузылган яллардан соң бер-берсе белән очрашуларына бик шат. Балалар укытучыларын, мәктәпне, сыйныфташларын сагынган. Дөресен генә әйткәндә, без яңадан гадәти уку режимына күчүебезгә шат.
- Без дистанцион укытуның тискәре яклары да, уңай яклары да булуын аңладык. Сез ничек уйлыйсыз, мондый укытуны киң гамәлгә кертү кирәкме?
- Юк, әлбәттә. Дистанцион укуга тулысынча күчәргә кирәкми. Әмма укучылар өчен 5 көн мәктәптә, ә 6 нчы көнне дистанцион укысаң яхшы булыр иде. Йөкләнеш тә азрак булыр, укучыларга да җиңелрәк булыр иде дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа