Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дөньяда каникулларны яратмаган бала юктыр ул

Каникуллар - мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар һәм ата-аналар өчен иң рәхәт вакыт.

Бу чорда иртә таңнан торып мәктәпкә барасы юк, дәресләргә әзерләнергә кирәкми, көнеңне рәхәтләнеп яраткан шөгылеңә, эшеңә багышларга була. Җәйге каникулларны олылар сагынып искә ала, ә балалар ел буе түземсезләнеп көтә. Район үзәгенең икенче мәктәбендә җәйге каникулларның беренче көннәреннән үк «Шатлык иле» мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Биредә 75 укучы ял итә. Алар өчен бай мәдәни программа әзерләнгән, бу - иҗади, танып-белү һәм спорт-сәламәтләндерү чаралары.

Мәктәптә белем бирү системасында җәйге каникуллар балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү, үстерүдә бик мөһим роль уйный. Мәктәп яны лагерьлары хәзер мәктәп яшендәге балаларның җәйге ялының иң кирәкле формаларының берсе булып тора. Районның уналты мәктәбендә 3 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Мәктәп яны җәйге лагерена 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге мәктәп укучылары йөри ала, ул мәктәп базасында оештырыла һәм бары тик көндезге ялны гына күз алдында тота. Бала көне буе укытучылар күзәтүе астында үзе өчен гадәти атмосферада була, ә төштән соң өенә кайта. Районның зур мәктәпләреннән сменага уртача 40-50 бала йөрү планлаштырыла.
Балалар өчен җәй - ул уку елы тәмамлану һәм яңа уку елы башлану арасындагы күпер. Җәйге ял системасының тәрбия кыйммәте шунда: ул мәктәп укучыларының педагогик яктан отышлы һәм эмоциональ яктан кызыклы ял итү, аларның сәламәтлеген торгызу, яңа кичерешләргә ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыра. Җәйге ял - белем бирү программасы гына түгел, ә баланың рухи дөньясын һәм күңелен баету, белемен арттыру мөмкинлеге дә, аралашу шатлыгы да, иҗади ачышлар да, кабатланмас идеяләр дә. Җәйге мәктәп лагере - физкультура-сәламәтләндерү, туристлык-туган якны өйрәнү һәм хезмәт лагерьларының барлык эш юнәлешләре танып-белү характерына ия.
Җәйге каникуллар – ул, барыннан да элек, якты, эссе көннәр, алар якты хис-кичерешләр һәм хыялларга бай, шуңа күрә Питрәч икенче гомуми белем бирү мәктәбе базасындагы лагерь «Шатлык иле» дип атала да инде.
- Без балаларны егерме биш кешелек өч отрядка бүлдек. Лагерь 26 июньгә кадәр эшләячәк. Без алар белән көн саен төрле чаралар оештырабыз, күңелне күтәрә торган бәйгеләр үткәрәбез. Без балаларны китапханәгә, кинотеатрга йөртәбез. Шунысы яхшы бездә җиһазландырылган балалар мәйданчыклары бар, чөнки балалар саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнарга бик яраталар. Бездә балалар өчен тулы туклану оештырылган. Алар көнгә ике тапкыр ашыйлар - иртәнге аш һәм төшке аш, ә 14.30 сәгатьтә өйләренә кайтып китәләр, - дип сөйләде лагерь башлыгы Алиса Николаева.
- Без һәр көнне төрле уеннар уйныйбыз, шулай ук бездә кызыклы ярышлар уза, аларда без призлы урыннар алабыз. Безнең өч отряд бар. Мин «Елмай» дип аталган отрядка йөрим, икенче отряд «Тамчы» дип атала, ә өченче отряд - «Кояшкай». Безгә биредә вакытны уздыру бик ошый һәм бигрәк тә биредә тәмле ашатулары ошый. Мин монда инде икенче ел йөрим. Быел яңа балалар килде һәм шуңа да монда тагын да күңеллерәк. Без мәктәпкә килгәч, беренче эш итеп бераз йөгереп алабыз, аннан зарядка ясыйбыз. Ә аннары иртәнге ашка барабыз һәм шуннан соң музейга яки кинога китәбез. Экскурсиядән кайткач, ашханәдә төшке аш ашыйбыз. Шуннан соң безнең уеннар вакыты килеп җитә. Без төрле өстәл уеннары уйныйбыз, урамдагы төрле хәрәкәтчән уеннар уйныйбыз һәм конкурсларда күңел ачабыз, - дип уртаклашты лагерьга йөрүче Надя Овчинникова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X