Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дәрестән соң да мәктәпкә

25 август көнне район үзәгендә укытучыларның традицион август киңәшмәсе булып узды. Педсовет эшендә Питрәч муниципаль район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина катнашты.

Укытучылар конференциясенең төп темасы "Дәрестән соң мәктәп" булды. Бу турыда 18 августта Мамадыш шәһәрендә узган республика укытучылар педсоветында да яңгыраган иде. Ул вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та "Баланы тәрбияләү аның үсешен һәм иҗади сәләтен ачу өчен ата-ана гына түгел, мәктәп тә җавап бирә. Күп очракта баланың сәләте дәрестән тыш чараларда ачыла", - дип билгеләп үтте.
Безнең районда өстәмә белем бирү системасын балалар иҗат йорты, спорт мәктәбе һәм сәнгать мәктәбе тәкъдим итә. Бу көнне район мәктәпләренең дәрестән тыш эшчәнлеге нәтиҗәләрен биредә үз күзләрең белән күрергә була иде. Педсовет башланганчы, мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда көрәшчеләр, тхэквандочылар, велотурчылар һәм башка спорт төре осталары үз осталыкларын күрсәтте.
Мәктәп яны участокларында үстерелгән уңышның бай һәм күптөрле булуы да гаҗәпләнерлек иде. Белкино мәктәп яны участогында һәрберсе бер килограмм булган помидорлар үстерсәләр, Кощак мәктәбендә тәлгәш-тәлгәш виноград үстергәннәр. Районның башка мәктәпләренең дә уңышы искитәрлек иде. Укучылар һәм укытучыларның фантазиясе бигрәк тә шаккатырды. Биредә кәбестәдән ясалган аккошларны, суганнан ясалган "Чипполино"ны һәм башка бик күп кызыклы экспонатларны күрергә мөмкин иде. "Булдырасыз!" - диде мәгариф министры урынбасары Гүзәлия Минкина биредәге хозурлыкка сокланып. Аның игътибарын бигрәк тә район үзәге һәм Кибәч мәктәбенең яшь техникларының иҗат җимешләре җәлеп итте.
"Техник иҗат өстәмә белем бирүнең иң актуаль юнәлешләренең берсе", - диде ул соңрак конференциядә катнашучылар каршында чыгыш ясаганда. - "Сездә әлеге үсешкә омтылыш булуы сөендерә. Барлык районнар да сезнең кебек эшләсеннәр иде әле! - диде Гүзәлия Минкина.
Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, үз чиратында алга китеш барлыгын билгеләп үтте. Тик җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Бүген районның тагын да уңышлы үсеше өчен механизаторлар, төзүчеләр инженерлар җитешмәвен әйтте. Шуңа күрә укытучыларга яңа уку елында нәкъ менә әлеге фактны истә тотып эшләргә кирәк булачак. Әлеге өлкәдә бигрәк тә Шәле урта мәктәбенә өметләр зурдан. Сүз уңаеннан быел әлеге мәктәп яны ярдәмче хуҗалыкларының эшчәнлеге нәтиҗәсе буенча районда иң яхшылардан саналды. Район башлыгы пановка урта мәктәбе укытучысы Игорь Шпагинның да эшен билгеләп китте. Ул дәресләрдән соң укучылары белән велотуризм һәм җәяүле походлар белән шөгыльләнә. "Аның укучылары республика чемпионнары була. Бу - нәтиҗә. Мәктәптә балалар сыйфатлы белем алырга, ә дәресләрдән соң үз сәләтләрен үстерергә тиеш", - диде Шәйхулла Насыйбуллин.
Мәгариф бүлеге башлыгы Зөфәр Рәхмәтуллин укулар өстәмә белем бирүдә генә түгел, укуда да уңышлар булуын билгеләп үтте. Мисал өчен район чыгарылыш укучылары Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы бирделәр. Иң зур күрсәткечләр Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иле һәм Күн урта мәктәпләрендә.
Укытучыларыбыз да уңышлары белән сөендереп торалар. Даими рәвештә республика конкурсларында катнашалар, Россия һәм республика грантлары оталар. "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проект кысаларында Галина Тимофеева һәм Светлана Гобәевалар Россия грантын отучы 29 укытучы арасына керде. Тагын 4 укытучы Татарстан Республикасы бюджеты акчалата премиясенә лаек булды. 2011-2012 уку елларында 54 укытучы "Иң яхшы укытучы" конкурсында җиңеп, республика грантына ия булды. Бу ташламалы көндә барлык җиңүчеләрне һәм районның иң яхшы укытучыларын, шулай ук ветеран укытучыларны сәхнәгә чакырып Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса