Евгений Галактионов фикеренчә, укытучы һәрвакыт үз укучылары өчен үрнәк булырга тиеш
Евгений Галактионов 1 нче мәктәптә әле бер ел гына эшли. Ул яшь, дәртле, укучыларның яраткан укытучысы һәм шул вакытта инде уйлап эш итүчән, эрудицияле белгеч тә.
- Мин Питрәчтә тудым, 1 нче мәктәптә укыдым, мәктәпне тәмамлаганнан соң КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтына “педагогик белем” белгечлеге буенча укырга кердем. Укыту теләге миндә урта сыйныфларда укыганда ук барлыкка килде. Бер укытучыны алыштырганымны хәтерлим, үземне укытучы ролендә тою кызык иде. Әлбәттә, миңа күп кенә педагоглар да йогынты ясады. Айсылу Рәхмәтуллинага аеруча рәхмәтлемен. Ул тарих дәресен укытты, мин аны бик теләп тыңлый идем. Хәзер ул лаеклы ялга чыкты һәм мин аның урынында укытам, - дип сөйли укытучы. Евгений фикеренчә, яхшы педагог булу өчен даими рәвештә үсәргә - укытырга гына түгел, ә үзеңнең укуыңны да дәвам итәргә кирәк
. - Мине барыннан да бигрәк укучылар тарафыннан аңлау, аларның фидакарьлеге һәм уңышлары рухландыра. Кешеләргә яңа белем биреп, аларга файда китерәсем килә. Мин дәресне аларда кызыксындыру һәм фәнне алга таба өйрәнүгә теләк тудыру өчен әзерләргә тырышам. Еш кына смартфоннар җәлеп итеп, яңа һәм заманча алымнар эзлим, - дип сөйләде ул.
Укытудан буш вакытын Евгений бертуганының балалары белән үткәрә. Шулай ук ул үзен үрнәк буларак күрсәтү өчен, үз-үзен камилләштерә: инглиз телен һәм психологияне өйрәнә.
- Мин даими рәвештә үземне педагог һәм шәхес буларак үстерү өчен яңаданяңа ачышлар ясыйм, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа