Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Грантлар идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итә

Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Нәкъ менә төрле кызыклы проектлар авторларына ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли – алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла. Узган ел районның 29 укытучысы республика мәктәпләре укытучыларының һөнәри үсешенә грант ярдәмендә хуплауда катнашуга гариза бирде һәм алар барысы да җиңүче булдылар. Конкурста абсолют уңышка ирешү сәбәпле, Татарстан грант алучыларының зона халык тыңлауларын үткәрү урыны итеп Питрәч районы сайланды.

Район үзәгенең икенче мәктәбендә республиканың 9 районыннан укытучылар җыелды. Аларның һәркайсы үз проекты турында хисап белән чыгыш ясады, нәтиҗәнең нинди булуын сөйләде.
Питрәч икенче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Муллахмәтова “Укытучы-остаз” номинациясендә катнашкан. Ул “Зирәклек канатларында” дигән клуб булдырган. Башта, һөнәри ярдәмгә мохтаҗ булган педагоглар азрак булыр, дип уйлаган. Әмма клубка хәтта тәҗрибәле укытучылар да кушылган.
- Бүгенге көндә бездә 20дән артык кеше шөйгыльләнә. Без төрле педагогик проблемалар өстендә бердәм эшлибез. Бар да чараларның юл картасын эшләүдән башланды, атна саен семинарлар, түгәрәк өстәлләр үткәрәбез. Безнең төп бурыч – яңа хезмәткәрләргә, шулай ук озак вакыт декрет ялында булып яңа гына эшкә чыккан яки яңадан әзерләнү курслары үткән кешеләргә ярдәм итү. Хезмәттәшләргә мондый очрашулар бик күп файдалы белем һәм күнекмәләр бирә, шуңа күрә “Зирәклек канатларында” клубы киләсе елда да эшләячәк, - диде Лилия Муллахмәтова.
Заманча укыту процессын инновацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Безнең укытучылар заман белән бергә атларга кирәклеген яхшы аңлыйлар. Шәле мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Наилә Җәләлиеваның проекты белән бөтен районнан хезмәттәшләре кызыксынуы гаҗәп түгел. Чөнки аның идеясе нәкъ менә заманча технологияләр кулланудан гыйбарәт.
- Безнең берләшмәдә 28 укытучы бар. Алар инде актив рәвештә яңа методикалар кулланалар, - диде ул. – Бервакыт мин балаларда үз фәнемә карата кызыксыну уяту өчен аларга нәкъ менә алар өчен кызык булган нәрсә тәкъдим итәргә кирәклеген аңладым. Шуңа күрә укучылар белән эшләгәндә куллану өчен төрле компьютер программаларын үзләштерергә булдым, - дип сөйли Наилә Җәләлиева.
Район үзәге икенче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Иванова “Укытучы-остаз” номинациясендә җиңү яулады.
- Район семинарларының берсендә мин Колай мәктәбеннән яшь хезмәттәшем Гөлназ Габдрәшитованы күреп алдым. Анда зур потенциал күрдем, шуңа күрә грант проектымны нәкъ менә аның белән гамәлгә ашырырга булдым. Без аның һөнәри үсеше өстендә актив эшли башладык – мин аның белән балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштым, аның дәресләрендә булдым, ә аннары аңа файдалы киңәшләр бирдем. Ул “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабында катнашты, “Туган тел” татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйгесенең район этабы призеры булды. Аның укучылары да төрле конкурс призерлары арасында. Мин үз эшемнән канәгать, - дип билгеләп үтә Лариса Иванова.


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда ТР укытучыларының һөнәри үсешен грант ярдәмендә хуплауда катнашуга 1649 кеше гариза биргән, шуларның 708е грант алган. Быел барлыгы 640 грант биреләчәк. 2019 елда грант ярдәме кагыйдәләре буенча, укытучылар конкурста ике елга бер тапкыр катнаша алалар, ягъни быел узган елда җиңүчеләргә катнашу рөхсәт ителми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X