Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Икътисадый могҗиза” дөньясына сәяхәт

Июнь уртасыннан алып июль башына кадәр Татарстанның төрле районнарыннан 30 укытучы Сингапурга барып кайтты. Алар "Татарстан республикасында укытуның сыйфатын камилләштерү" проекты кысаларында белем бирүнең яңа технологияләрен өйрәнде. Шулар арасында мин дә бар идем.

Әлеге баруыбыз җөмһүриятебездәге элгәре эшнең үзенә күрә йомгаклау өлеше иде. Искә төшереп үтәргә телим, 2011 һәм 2012 елларда Казанда һөнәри үсеш программалары уңышлы гына гамәлгә ашырылды. 2012 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Educare оешмасына республика күләмендә белем бирүнең сыйфатын яхшырту буенча өч еллык комплекслы проектны булдыру, үстерү һәм гамәлгә ашыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге проект 2010-2015 елларга исәпләнгән "Киләчәк" мәгарифне үстерү юнәлешендә күрсәтелгән максатларны тормышка ашыруны күздә тота. Елның иң мөһим казанышы - Татарстанның 15 мең 739 укытучысын белем бирүнең инновацион ысулларына өйрәтү булды. 2013 елда укытучылар һөнәри үсеш тренингына өйрәнеп, сүлпән укучылардан егерме беренче гасырның актив кешеләрен тәрбияләячәкләр.
Яңа укыту методикаларына өйрәнеп, без Сингапурның мәгариф системасы белән таныштык. Берничә мәктәптә булдык. Мондагы Мәгариф министрлыгының төп максаты - укучыларның сәләтләрен, мөмкинлекләрен тулысынча ачу, укуга омтылыш уяту.
Сингапурда мәгариф системасы бик көчле. Биредәге укучылар үз алларына олы максатлар куялар һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Моны бөтен дөнья таный. Сингапур бик яхшы мәктәпләре, талантлы укытучылары һәм әйдәп баручылары белән данлыклы, ә матди хәлләре дөньяда иң әйбәте санала. Мәктәп һәм югар уку йортларының максаты - яшь буынга үз сәләтләрен, характерларын һәм иң яхшы сыйфатларын ачу мөмкинлеге бирү. Бу аларга Ватаннарының киләчәген кайгырту мөмкинлеге бирәчәк.
Соңгы елларда биредә белем бирүнең сыгылмалырак һәм күптөрлерәк системасын өстенрәк күрә башладылар. Бу укучыларның кызыксынуларына һәм белемнәре юнәлешенә туры килергә тиеш. Сайлау мөмкинлеге аларда белемнәре өчен җаваплылык тәрбияли.
Бу яктагы мәктәпләрнең бурычы академик белем бирү генә түгел, ә бәлки, яңача фикерләргә, уйларга, алдагы тормышларын яңача күрергә өйрәтүдән гыйбарәт. Шунысы да бик мөһим, үсеп килүче яшь буында ныклык, ихтыяр көче, тормыштагы уңышларга сөенә белү һәм уңышсызлыкларга бирешмәү, тырышып эшләү һәм максатларына ирешүдә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Сингапурча белем алган кеше белем бирүнең теләгән нәтиҗәсенә ирешә. Бу үзенә нык ышанган, үзен яхшы белгән, бәйсез һәм тәнкыйди фикерли белгән, нәтиҗәле эшләүче һәм мөстәкыйль укучы. Ул белеме өчен җаваплы, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан, актив кеше, командада эшли белүче, инициативаны кулына алырга сәләтле, тәвәккәл, камиллеккә омтылучы, көчле гражданлык хисе булган кайгыртучан шәхес, мәгълүматлы, әйләнә-тирәсендә тормышны яхшыртучы.
Укыту инглиз телендә алып барыла. Шуның өчен Сингапурда белем алуны бөтен дөнья студентлары кулыннан килерлек. белем бирү системасы шартлы рәвештә берничә баскычка бүленә: мәктәпкәчә белемне 3 яшьтән 6 яшькәчә бирәләр. Балалар бакчаларында аралашырга, саный белергә, укырга өйрәтәләр. Туган телдән тыш бөтен бала инглиз телен өйрәнә.
Балалар 6 яшьтән мәктәпкә килә. Бөтен кеше өчен уку бушлай һәм мәҗбүри. Ул 2 этапка бүленгән: төп һәм ориентация. Төп белем 1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр дәвам итә. Монда телләр, математика, гражданлык хокуклары, рәсем, музыка, физкультура укытыла.
5-6 нчы сыйныфларда укучылар өстенлекле белемне сайлый. башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укучылар имтихан бирә һәм аның нәтиҗәләренә карап, белем бирүнең алдагы баскычларына күтәрелә.
Урта мәктәп берничә юнәлештә: махсус, экспресс-юнәлеш (туган телне тирәнтен өйрәнү), академик, техник. Урта мәктәптә дүрт ел укыйлар. Беренче ике юнәлеш тулы урта белемне раслаучы аттестат алуны күздә тота (0-дәрәҗә).

Академик һәм техник юнәлеш N-дәрәҗәле урта белем аттестатына хокук бирә. Ул беркадәр түбәнрәк санала. Искиткеч сәләтле укучылар А-дәрәҗәле аттестат ала.
Урта мәктәптән соң укучылар урта көллиятләрдә, политехникумнарда яки техник институтларда белемнәрен дәвам итә ала. 1 елдан 3 елга кадәр укыйлар. Аннары университетларге керә алалар. Анда уку интернациональ стандартларда бара. Беренче 3-4 ел бакалавр дәрәҗәсе бирелә, аннан соңгы 1-3 ел - магистр, аннары тагын 2 елдан 5 елга кадәр уку фәннәр докторы исемен бирә.
Мәктәпләргә һәм югары уку йортларына үз укучыларының казанышларын билгеләү өчен тулы ирек бирелә. Мәсәлән, 2008 елдан укучының академик һәм дә техник өлгерешен билгеләү өчен чыгарылыш сертификатлары билгеләнгән. Мәктәпләрдә үз укучыларының новаторлык күнекмәләре һәм характерларын үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирелә. Укыту аң-белемне арттыруга, тәнкыйди фикерләүгә, сорау бирә белүгә һәм җавап табу һәм чыгу юлын табуга юнәлтелгән.
Яңа белем бирү технологияләрен өйрәнү, Сингапурның милли традицияләре белән танышу без, укытучыларны, бер тату гаиләгә тупланды.
Шуны әйтергә телим, Татарстан укытучылары, шул исәптән безнең укытучылар да, яңача белем бирү методикасын уңышлы кулланалар. Бу укучыларны туплау, командада эшләү, хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X