Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иске Шигали авылыннан 9 нчы сыйныфны тәмамлаган Саимә Шаһиәхмәтова үзенең уңышлары турында сөйләде

“Форпост” республика үзәге А.Л.Рыков исемендәге фәнни-иҗат эшләре конкурсы үткәрде. Конкурс 1 мартта старт алды, ә 1 июньдә җиңүчеләр һәм призерларның исемнәрен игълан иттеләр, алар арасында Питрәч районында яшәүче Саимә Шаһиәхмәтова да бар иде. Бу аның инде беренче уңышы гына түгел.

Конкурска Татарстанның 30 районыннан 300дән артык эш кабул ителде. "Чын кеше турында повесть. Отряд тормышы" номинациясендә махсус призны Саимә Шаһиәхмәтова алды.
Ул “Форпост” мәктәп берләшмәсе командиры булып тора.
- Миңа “Форпост” оешмасы бик ошый, шуңа күрә социаль челтәрләрдәге яңалыкларны актив күзәттем. Әлеге конкурсны күреп, шунда ук катнашачакмын, дип карар иттем. Мин күп конкурсларда үз көчемне сынап карыйм, үзем өчен мөмкин кадәр күбрәк белем һәм тәҗрибә алырга тырышам. Үз эшем сыйфатында видеосюжет тәкъдим иттем, анда “Иреклеләр” отрядының тормышын тасвирладым, үз казанышларыбызны һәм бүләкләребезне күрсәттем. Ә иң мөһиме, Мәскәү өлкәсенең “Бородино” хәрби-патриотик лагерена баруыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Макаровка, авылыбыздагы тыл хезмәтчәннәренә, ялгыз пенсионерларга ярдәм итүебез турында җентекләп сөйләдем. Шулай ук төрле патриотик акцияләр, флешмоблар, күңелле зарядкалар үткәрәбез, шул рәвешле һәркемне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырабыз, - дип сөйләде Саимә.
Аның уйлавынча, бүгенге буын патриотик түгел дигән фикер ул - миф.
- Минем әйләнә-тирәмдә туган ягым тарихын бәяли һәм өйрәнә торган патриотик яшьләр бар, - дип ышандыра укучы. – Бу бик мөһим, чөнки үз тарихыңны белмәсәң, киләчәгең юк. Яшьләргә иҗтимагый тормышта актив катнашырга, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, - дип саный ул.
Саимә тарихи-патриотик конкурсларда гына түгел, спорт бәйгеләрендә дә катнаша. Соңгы вакытта мәктәп укучысының казанышлары артты, ул “Иң яхшы әйдаман” район конкурсында җиңү яулаганы өчен грамота, шулай ук “Аҗаган”да граната ыргыту буенча өченче урынны, баскетбол буенча ТР беренчелегендә икенче урынны алды. Бу исемлеккә укудагы уңышлары да керә – Саимә җәмгыять белеме, тарих һәм хокук буенча республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда үз белемнәрен тикшерә. Әйтергә кирәк, ул тугызынчы сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамлаган.
Мондый актив иҗтимагый һәм мәктәп тормышын берләштерү авырдыр, мөгаен.
- Иң мөһиме, теләк һәм үз максатыңа ирешергә омтылу. Ул вакытта барысына да вакыт җитә, - дип билгеләп үтә кыз.
Кызны гаиләсе дә хуплый һәм алга барырга стимул бирә.
- Әни рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Сеңлем беренче сыйныфны тәмамлады, ул да мондый конкурсларда катнашырга тырыша, - дип уртаклашты Саимә.
Мәктәп укучысының планнары - яңа үрләр яулау.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса