Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иске Шигали мәктәбе укучылары Җәлил иҗатын ярата

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе.Ул исем генә түгел, тирән мәгънәле символ да. Бу исемнең символлары - батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, ватанпәрвәрлек.

Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, Җәлилне күз алдына китерәләр. Ул чын мәгънәсендә халкыбыз горурлыгы, бөек шәхесе. Моның шулай икәненә безнең мәктәптә уздырылган кичәдә укучылар тагын бер кат инандылар. Кичәне 7 нче сыйныф укучылары Лилия һәм Әлинә бик матур итеп татарча-русча алып бардылар. Бәйрәмдә Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары яңгырады, 6 нчы сыйныфлар "Карак песи"не, 7 нче сыйныфлар "Ана бәйрәме"н сәхнәләштерделәр. Ана ролен Эльвира шулкадәр оста башкарды ки, хәтта кече улы исән-сау кайткач, күз яшьләрен дә тыя алмады. Ә менә 5 нче сыйныф укучысы Сәимә "Вәхшәт" шигырен сөйләп, бөтен залны таң калдырды! Ничек өйрәнеп бетергән диген? Елый-елый сөйләде ул, ә зал тын да алмый тыңлады. Менә Җәлилнең шигырьләре нинди көчкә ия! Сәимә әле викторинада да беренче урынны алды. Безнең мәктәп укучылары Җәлил иҗатын бик яраталар, өйрәнәләр һәм хөрмәт итәләр. Бу укучылар туган телне, туган илне һәм аның геройларын ярата дигән сүз.

Муса Җәлил үз алдына һәрвакыт зур бурычлар гына куя һәм шул максатына ирешүне яшәвенең мәгънәсенә әверелдерә. Безнең максат - чын патриотлар тәрбияләү. Бу кичә шушы максатка зур бер адым булды дип уйлыйм.

Муса Җәлил шигырьләре

Ана бәйрәме

- Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,
Сагыш белән кипкән анага.
Кайда йөри минем улларым?
Ана күңеле тели белергә:
Кая илтә язмыш юлларын,
Җиңүгәме, әллә үлемгә?

Көньягыннан очып күгәрчен
Кайтып керде ана йортына.
- Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең,
Салма мине сагыш утына.
Сөйлә дөресен, кая зур улым?
Дөньядамы бәгърем, күз нурым?
- Кайгы сиңа, ана, Кырымда
Улың үлде сугыш кырында.
Катып калды ана, дәшмәде,
Ярсып чыкты кайнар яшьләре.
Кайгысыннан өлкән улының
Көмеш төсле булды чәчләре.

- Өч улымны, очар кош итеп,
Мин очырдым ерак далага.
Әйтсәгезче якын дус итеп,
Кайгы белән сулган анага.

Кайталмады өйгә зур улым,
Сугышып үлде, бәгърем, күз нурым.
Уртанчысы, бәлки, исәндер,
Җил аңардан миңа исәдер?

Җил, уйнаклап, тәрәз төбендә
Нидер әйткән төсле кылынды.
- Әйтче, җилкәй, йөргән җиреңдә
Күрмәдеңме минем улымны?

- Кайгы сиңа, ана, уртанчы
Улың үлде сугыш кырында.
Соңгы йөрәк тибеше тынганчы
Алмаз кылычы булды кулында.

Ауды ана таеп һушыннан,
Парчаланган йөрәк түзмәде.
Елый-елый улы сагышыннан
Сукырайды аның күзләре,

- Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым шомлы далага,
Әйтегезче, зинһар, үз итеп,
Хәсрәтеннән көйгән анага.

Ике улым үлде сугышта,
Бер өмитем калды тормышта:
Күрмәсәм дә бергә өчесен,
Мин күрермен, бәлки, кечесен?

Никтер очмый күктә күгәрчен,
Җил дә тынган, йоклый, күрәсең.
Тик яңратып урман буйларын,
Ишетелә быргы уйнавы.

Таң алдыннан ана уянды -
Җир тетрәткән тояк тавышына.
Тәрәзәгә килеп таянды,
Чик-чама юк аның сагышына.

Шыңгырдатып тавышын даганың
Бер ат килә, ярсый йөрәге.
Ат өстендә улы ананың,
Иң кечесе, өзелеп сөйгәне.

Күкрәгендә медаль алтынлы,
Кулларында җиңү байрагы.
Каршы ала котлап батырны,
Таң нурлары, кошлар сайравы.

Күрмәсә дә ана улкаен
Күңеле белән сизеп таныды.
- Балам! - диеп, елап, ул аның
Күкрәгенә килеп сарылды.

- Кайттыңмы, улым, алтыным!
Куанычым минем, актыгым!
Карт ананың көмеш чәченә
Алтын яше тама батырның.

- Я, тынычлан, анам, борчылма,
Сиңа улың- синең актыгың
Алып кайтты алмаз кылычында
Ил саулыгын, җиңү шатлыгын.

Абыйларым канлы сугышта
Җиңү юлын сызып үлделәр.
Гомерләрен соңгы сулышта
Мәңге үлмәс данга төрделәр.

Калдырсам да күмеп еракта
Абыйларның батыр гәүдәсен,
Алып кайттым данлы байракта
Каннарының алсу шәүләсен...

Ана алды алсу байракны,
Күзен сөртте - күзе ачылды.
Каршысында тора гайрәтле,
Киң күкрәкле батыр лачыны.

- Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Сез килегез якын дус итеп,
Күп кайгылар кичкән анага.

Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп,
Мин өч лачын илгә үстердем.
Батыр көрәш җырын өйрәтеп
Кошларымны кырга очырдым.

Ике улым кире кайтмады,
Кешнәп йөри кырда атлары,
Мин аларга бирдем канымны,
Алар аны ерак калдырды.

Изге Ватан өчен агызып,
Җиңү таңын җиргә кабызып,
Алып кайтты илгә ул таңны,
Кече улым, батыр лачыным.

Ал медале аның путаллы,
Куандырды анай карчыгын.
Һич үлмәгән төсле улларым,
Өем тулы кызлар, егетләр,
Туя алмыйм тыңлап җырларын,
Минем балаларым кебекләр.

Бер кайгырсам, ике шатланам.
Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;
Илдә мәңге үлмәс ат белән
Үлә белгән уллар үстердем.

Сез килегез бу шат анага,
Аның бүген туган бәйрәме.
Агыла аңа картлар, балалар,
Өе тулы чәчәк бәйләме.

Ил шатлыгы белән төзәлде
Йөрәгенең авыр ярасы.
Ил түрендә, гөлләр эчендә
Өч батырның туган анасы.

Вәхшәт

Алар... Алар җыйнап аналарны,
Балаларны кырга кудылар.
Казыттылар чокыр, ә үзләре
Читтән көлеп карап тордылар...

Ә аннан соң чокыр кырыена
Тезделәр дә хәлсез халыкны,
Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле
Исрек майор өскә калыкты.

Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе
Этә-төртә кургаш болытлар
Иелделәр җиргә...
Юк, бу көнне,
Бу көнне мин мәңге онытмам!

Үзем күрдем, үз күзләрем белән,
Үкереп акты ничек елгалар;
Балалар күк ничек үкси-үкси
Яшен түкте ярсып җир-ана.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш
Болыт аша җиргә сузылып,
Үксеп үпте үксез балаларын
Соңгы кабат кысып, суырып.

Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан
Көзге урман шашып шаулады.
Ишетелде калын бер имәннең
Авыр сулап җиргә ауганы.

Яшь балалар, куркып, аналары
Итәгенә елап ябышты.
Мылтык тавышы кисте карт ананың
Йөрәгеннән чыккан каргышны.

Бер кечкенә бала, яфрак төсле
Калтыранып, төелеп яшенә,
Анасының итәк арасына
Бөдрә чәчле башын яшерә.

Ул сарыла шашкан анасына,
Нәни күңеле сизә, күрәсең!
- Аталар бит, әнием, яшер мине,
Әнием, бәгърем, килми үләсем!..

Ана, иелеп, ике кулы белән
Күтәрде дә җирдән баласын,
Күкрәгенә кысты һәм мылтыкка
Каршы тотты йөрәк парасын.

Бала кинәт аңа ыргытылды,
Ачы тавыш өзде йөрәкне:
- Мин яшисем килә, әнием, җибәр,
Әнием, җаным, бәгърем... кирәкми...

- Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә,
Йом күзеңне, күзең күрмәсен!
Түз, түз, балам... хәзер... авырттырмас та...
Палач тереләй җиргә күммәсен!..

Бала йомды күзен...
Ак муеныннан
Кызыл тасма төште, салынып.
Ауды җиргә бергә ике тормыш,
Бер-берсенә ябышып, сарылып.

Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды,
Җир елады кысып тешләрен.
Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!..
Нишләдең . син, җирем, нишләдең?

Әйт син миңа, миллион еллар яшәп,
Син бакчалы, күлле, чәчәкле,
Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә
Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!

Күтәр, илем, хаклык байрагыңны
Буяп җирнең канлы яшенә,
Үлем булсын нуры, ана канын,
Бала канын эчкән вәхшигә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса