“Иске Шигали мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек”
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
Меңләгән еллар буена континентлар, материклар, диңгезләр, океаннар аша Нәүрүзнең даны тарала. Төрки һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне – дистәләгән илләрдә уздыралар. Татар дөньясында «Нәүрүз» исемле аул теркәлгән, Нәүрүз исемен кешеләр балаларына кушканнар. Атаклы тарихчы һәм дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдиннең “Асар” исемле әсәрендә “Нәүрүз” исемле муллага туктала.
Бу бераз лирик чигенеш булды. Ә хәзер әйдәгез, безнең бәйрәмгә рәхим итегез! Матур итеп бизәлгән залда балалар, кунаклар. Милли киемнәр кигән 8 нче сыйныф кызлары Алинә белән Карина бәйрәмне ачып җибәрделәр. Аннары сәхнәгә бәйрәмчә киенгән 5 нче сыйныф укучылары күтәрелде. Балалар яз турында русча-татарча шигырьләр сөйләделәр, “Яз килә”, “Ләйсән яңгыр”, ”Кояшлы ил“, “Тамчыкай” җырларын башкардылар, бик матур итеп татарча биеделәр. Бәйрәмнең төп кунагы Нәүрүзбикә убырлы карчыкны да бәйрәм итәргә күндерде, татарча биетте. Авыл апасы балаларга күчтәнәчләр китерде. Бәйрәм ярышлар, уеннар белән чиратлашып барды.
Татар халкының милли бәйрәме бүгенге көндә бик яратып бәйрәм ителә, бу чарада 5, 7, 8 нче сыйныф укучылары катнашты, балаларның 90%ы рус телле. Шунысы куанычлы: безнең мәктәптә бер генә укучы да татар телен өйрәнүдән баш тартмады. Менә шундый бәйрәмнәр үткәрү татар телен өйрәнүгә зур кызыксыну уята дип уйлыйм мин.
Нәүрүз мөбарәкбад!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа