Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Иске Шигали мәктәбендә туган тел көне уңаеннан әдәби кичә үтте

    Туган тел... Сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән, күп гасырлы тарихы булган, Тукайлар, Насыйрилар нигез салган горур татар теле! Әдәби кичәне шундый матур сүзләр белән татар теле укытучысы Нина Алексеевна башлап җибәрде.

    Аннары сүзне 7 нче һәм 5 нче сыйныфлар алды. Алар Н.Нәҗми, Г.Тукай, Ш.Галиев, З.Хәким, Р.Миннуллин,Һ.Такташ шигырьләрен бик матур, сәнгатьле итеп сөйләделәр, "Әллүки" җырын тыңладылар.

    Бәйрәм "Без татарлар, туган телебез - татар теле" исемле компьютер презентациясе белән алып барылды. Кичә барышында "Син телләрне беләсеңме?" дигән викторина үткәрелде, укучыларның телләр турындагы белемнәре тикшерелде һәм тирәнәйтелде. Ахырда нәтиҗә дә ясалды: татар теле дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә керә, 7 миллион халык татар телендә сөйләшә,чит илләрдә дә өйрәнелә, җитлеккән, камилләшкән тел ул татар теле! Без татарлар! Шушы исем белән җирдә яшәү үзе бер бәхет! Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: