Яңа Шигалиның «Прогресс» лицеена 1279 бала йөри
Бу безнең районның Көектәге «Алгоритм» лиценнан соң иң яшь белем бирү учреждениесе.
«Прогресс» лицеенда балалар гына түгел, олылар да укырга теләр иде, мөгаен. Чөнки бу бик зур, иркен, заманча җиһазландырылган бина.
Шушы кыска гына вакыт эчендә укучылар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 150дән артык бала төрле дәрәҗәдәге конкурс чараларында катнашты, призерлар һәм җиңүчеләр булды, төрле фәннәр буенча башлангыч мәктәпнең «Эрудит» республика олимпиадасында 500 дән артык җиңүче һәм призерларыбыз бар. 2021- 2022 уку елларында без ике тапкыр «Сәләтле балалар» хәйрия фонды грантларына ия булдык, – дип сөйләде лицей директоры Ревгат Тибаев «Прогресс»ның тиз старт алуы турында.
Педагоглар - балаларга белем һәм тәрбия бирүчеләр. Лицей коллективында 57 укытучы эшли. Аларның барысы да диярлек «Царево» торак комплексында яши, алар анда республиканың төрле почмакларыннан килгән.
Башлангыч сыйныф укытучысы Миләүшә Хисмәтова тумышы белән Норлат авылыннан. Аның фикеренчә, аларның эшендә беренче урында - мәктәпнең тышкы күренеше түгел, ә анда булган кешеләрнең күңел халәте.
6-7 яшьтә мин укытучы булачагымны аңладым. Мин кулыма акбур алып, бөтен курчакларымны тезеп утыртып укыта торган идем. Күңелеңә ошаган һөнәрне сайла, дип юкка гына әйтмиләр бит. Мин балаларны, эшемне яратам - дип билгеләп үтте ул.
Бүгенге көндә Миләүшә Шамил кызының педагогик хезмәт стажы 10 ел. Беренче эш тәҗрибәсен Казан мәктәбендә алган. Бер ел элек Питрәч лицеена эшкә килгән. Укытучыга 2 сыйныф биргәннәр, ә бу 50дән артык бала. Шуның кадәр бала белән эшләү авыр түгелме дигән сорауга, юк, дип җавап бирде. Ул үзе дә16 балалы гаиләдә үскән. Миләүшә - иң олысы. Яшүсмер вакытыннан үк балалар тәрбияләгән.
Мин бит алар өчен апа гына түгел, әни дә, бала караучы да, тәрбияче дә булдым. Алар төрле: яше буенча да, темперамент буенча да. Мин ул вакытта ук балалар белән уртак тел табарга, аңлашып, үзара мөнәсәбәтләрне җайларга өйрәндем, - дип аңлатты укытучы.
Ул балаларның математиканы барыннан да күбрәк яратуы, фәннәрне өйрәнүдән тыш, төрле яклап үсеш алулары турында да сөйләде. Дәресләрдән соң лицейда эшләүче йөзү, бию, футбол, тхэквондо, карате кебек төрле түгәрәкләргә йөриләр.
Биология һәм химия укытучысы Венера Юлдашева үзе белән зур педагогик тәҗрибә алып килгән. Ул 19 ел Алексеевск районының Шәмә мәктәбе директоры булып эшләгән. «Царево» торак комплексында ул шәһәргә якынрак булу өчен күчеп килгән. Җирле мәктәп гадәти мәктәптән нык аерыла, анда ел саен балалар кими, ә монда, киресенчә, арта.
Биредә коллектив та зур, укучылар да күп. Җиһазлар, әлбәттә, күпкә яхшырак: интернет яхшы, заманча техника, аларда кирәкле кәгазьләрне сканерларга, бастырырга мөмкин, һәр кабинетта тач-панельләр бар. Ә балаларга килгәндә, төрлесе бар: кайберләре бик яхшы укый, араларында укырга теләмәүчеләре дә бар. Андыйлар белән аерым сөйләшәм, аларга махсус биремнәр бирәм, моны мөстәкыйль рәвештә нинди дә булса мәсьәләне хәл итә алсын, аны кызыксындыра ала торган теманы өйрәнсен өчен шулай эшлим, - дип уртаклаша эш методикалары белән укытучы. - Быел минем мәгарифкә килүемә 33 нче ел. Балалар белән аралашу миңа уңай эмоцияләр бирә. Эшкә кәефсез килгән чакларда “Нигә кәефең юк , нәрсә булды?, - дип сорасалар да, комплимент ясасалар да күңелләр күтәрелеп китә, бөтен мәшәкатьләр онытыла, - диде ул сүзен йомгаклап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа