Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Казан мәдәният институты студентлары безнең районда кунакта

Кибәч мәдәният үзәгендә Кибәч һәм Кәвәл авылы фольклор ансамбльләре Казан шәһәренең Мәдәният институтыннан килгән Еникеева Алсу Рашидовна җитәкчелегендәге студентлар төркеме белән очрашу үткәрделәр.

 Студентлар инде берничә ел шулай авылларыбызга килеп керәшен халкыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын өйрәнү өстендә эшлиләр. Быел репертуарларына үткән ел өйрәнеп киткән җырлы-биюләрне керткәннәр. Тагын бер яңалыклары бар: алар үзләренең ансамбльләренә чит илләрдән килеп укучы студентларны да алганнар, кызлар үз телләрендә бик матур җырлыйлар.
«Безне, керәшен халкын, бөтен дөньяга танытулары, матур җыр-биюләре өчен аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм иҗатларында зур уңышлар телибез. Аларны тагын да кунакка көтеп калабыз», - диде Кибәч һәм Кәвәл авыллары фольклор ансамбльләрендә катнашучылар.
Чыганак: Ковалинский сельский Дом культуры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса