Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәзер барлык мәктәпләрдә дә тәнәфестә шахмат уйныйлар

Агымдагы уку елы башыннан безнең районның һәр мәктәбендә шахмат түгәрәкләре эшли башлады, балалар тәнәфес вакытларында бик теләп шахмат такталары артына утыра. Бу яңалыкны кертүнең төп бурычы профессиональ шахматчылар яки гроссмейстерлар әзерләү түгел. Төп максат – балаларда бу уен аша күнекмәләр һәм сыйфатлар тәрбияләү. Шахматчының беренче база күнекмәсе – башта уйла, аннары эшлә. Шушы көннәрдә район мәктәп укучылары арасында беренче шахмат турниры үтте.

РФнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, шахматларның файдасы турында сөйләгәндә, гомуми өлгереш үсеше статистикасын китерде. Алынган мәгълүматлар нигезендә, мәктәптә шахмат уйнаганда балаларның укуда өлгереш күрсәткече 35-40 процентка югарырак икән. Якынча мең ярым ел элек шахматлар ерак әкияти Һиндстанда уйлап табылган һәм хәзерге көнгә кадәр алар кешенең фикерләвен формалаштыруда зур роль уйный. Барлык бөек философлар да шахмат уйнарга яраткан, бик күп танылган математиклар – искиткеч шахматчылар, ә полководецлар турында әйтеп тә торасы юк - күп кенә илләрдә, һәм шул исәптән Россиядә дә, хәрби академияләрдә шахмат уйнарга өйрәткәннәр.
Шахмат уйнау баланы логик фикер йөртергә һәм уйларга өйрәтә. Үзегез уйлап карагыз: дәрес вакытында укытучы балаларга шахмат уйнау кагыйдәләре турында сөйли, балалар аларны үзләштерә. Ә менә практик уен вакытында аларның һәрберсенә уен кагыйдәләренә, төгәлрәге, килеп туган хәлдә, нинди йөреш ясарга кирәклеген үзенә хәл итәргә туры килә. Ничек кирәкле йөрешне ясарга икәнлеген уйлаган вакытта, бала мөмкин булган ике яки хәтта өч йөрешне таба. Аннары ул логик фикер йөртә башлый, үзе карар кабул итәргә өйрәнә. Питрәч икенче мәктәбе базасында үткән район шахмат турында катнашучылар да шундый сәләтләрен күрсәтте. Ярышларда район мәктәпләреннән 70тән артык укучы катнашты.
- Без турнирда катнашучыларның үзенә бер аерым билгесен булдырдык, бүген алар барысы да сары галстуклар тактылар. Сары төс акыл сәләтен стимуллаштыра, - дип билгеләп үтте балалар иҗат йорты директоры Дарья Юматова.
Район мәктәпләренең һәр укучысының дәрестән соңгы вакытта әлеге мавыктыргыч уенны уйнау мөмкинлеге бар.
- Бу минем өченче турнир, әлегә ике җиңүем бар. Миңа мондый чараларда катнашу бик ошый, бу үсәргә ярдәм итә, - диде ярышларда катнашучы Ирек Мифтахетдинов.
- Өйдә буш вакытларымда без әти белән яки апам белән һәрвакыт шахмат уйныйбыз, - диде турнирда катнашучы Алия Сафина.
Җиңүчеләрне өч номинациядә билгеләделәр. 1-4 сыйныфта укучы кызлар арасында беренче урынны А.Яруллина (Колай мәктәбе) алды, икенче урында – В.Лузгина (Пановка мәктәбе), өченче урында – А.Саедова (Кибәч мәктәбе). 1-4 сыйныфта укучы малайлар арасында беренче урынны Р.Кәримуллин (Татар Казысы мәктәбе) яулады, икенче урында – Р.Земсков (Надеждино мәктәбе), өченче урында – И.Дудкин (Питрәч икенче мәктәбе). 5-9 сыйныф кызлары арасында беренче урын А.Блиновада (Кибәч мәктәбе), В.Александрова (Керәшен Сәрдәсе мәктәбе) икенче, В.Артамонова (Надеждино мәктәбе) өченче урыннарны алды. 5-9 сыйныф малайлары арасында беренче урынны И.Мифтахетдинов (Питрәч икенче мәктәбе) алды, икенче урында – П.Чернов (Ленино-Кокушкино мәктәбе), өченче урында – И.Хәмзин (Шәле мәктәбе). 10-11 сыйныфта укучы кызлар арасында беренче урында - Д.Шиһабетдинова (Ленино-Кокушкино мәктәбе), икенче урында – А.Сафина (Питрәч икенче мәктәбе). Яшүсмер малайлар арасында А.Зарипов (Шәле мәктәбе) беренче урын, В.Борисов (Питрәч икенче мәктәбе) икенче урын, К.Газизов (Татар Казысы мәктәбе) өченче урын алды.
1 июньдә районда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында турнир үтәчәк. Хәзерге вакытта район балалар бакчаларында педагоглар сабыйларны шашка һәм шахмат серләренә төшендерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса