Кибәч мәктәбенең география һәм биология укытучысы: «Бездә борынгы казылма калдыклар саклана»
Без тарихи үткәнгә күз салдык. Без – бу мин, Кибәч мәктәбенең география һәм биология укытучысы һәм «Яшь табигатьчеләр» түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар.
Без район территориясендә 250- 300 миллион ел элек булган үсемлекләр дөньясын торгыздык. Бу эштә безгә Палеозой эрасының Пермь чоры азагындагы үсемлек казылма калдыклары рәвешендә палеонтологик табылдыклар ярдәм итте. Аларны без җирле карьердан, авыл юлларын ремонтлау өчен ташыган известь ташлар арасыннан таптык. Барып карьерны тикшерергә кирәк, дигән карарга килдек. Ни гаҗәп, без казылма калдык катламын бик тиз таптык, ул безне үзенең төрлелеге белән куандырды.
Фәнни - тикшеренү эше алып барырга һәм язарга кирәк, дигән карарга килдек. Укучыларыбызның палеонтологик тикшеренүләре уңышлы булды. Алар Пермь чоры азагындагы төрле үсемлекләр эзләре сакланган бик күп вак ташлар таптылар. Бу нигездә, борынгы үсемлекләр (плаун, наратбаш һәм абагалар). Иң кызыклы казылма калдыклар – бу мәңге яшел үсемлекләр.
Без, бу территориядә кайчандыр тирән булмаган диңгез булган, дигән нәтиҗәгә килдек. Бу хакта табылган төрле диңгез моллюскларының кабырчыклары сөйли. Күрәсең, борынгы диңгез суы берничә тапкыр күтәрелгән, һәм тозлы сулык барлыкка килгәндер. Ә диңгез киткәч, яр буенда урман үскән. Башта биредә климат җылы һәм дымлы булган, ул урманнарның көчле үсүенә ярдәм иткән. Әмма Пермь чоры азагына климат тагын да коры һәм салкынрак була бара. Бу хакта акрынлап территорияне мәңге яшел үсемлекләр биләп алуы сөйли. Әмма алга таба бу территориягә диңгез килеп җитә.
Мондый фәнни-тикшеренү эшләре һәм гамәли дәресләр балаларның фәнни фикерләвен формалаштыру өчен бик мөһим. Укучылар төрле фәнни төшенчәләрне үзләренә аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада үзләштерү мөмкинлеге алалар. Алар җир тарихы документларын, хайваннар һәм үсемлекләр калдыкларын өйрәнәләр. Тупланган палеонтология материалы мәктәп геология музее булдыруга китерә. Хәзер алар биология кабинетында саклана. Коллекциядә 10-12 төр үсемлекнең орлыклары, сабаклары, яфраклары төшкән ташлар саклана.
Әлбәттә, башка белгечләр белән хезмәттәшлектән тыш казылма калдыкларны ачыклый алмаган булыр идек. Алар безгә үсемлек калдыкларын, моллюсклар кабырчыклары эзләрен билгеләргә ярдәм итте. Алар арасында ачыклап, билгеләп булмый торганнары да очрады. Аларны ачыклауда, хәтта, геология-минералогия фәннәре докторы да кыенсынды. Ул безгә, таштагы мондый үсемлек сурәтләрен беренче тапкыр күрүе, мөгаен аларның яңа төр үсемлек булуын фаразлавы турында язып җибәрде.
Безнең эш мәктәп укучыларының Идел буе экология конференциясендә тәкъдим ителде һәм ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты грамотасына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа