Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Әкият» балалар бакчасында капиталь ремонт бара

Ремонт эшләренә республика бюджетыннан 16 миллион сум акча тотылачак

Объектта ай буе көн саен иртәдән кичкә кадәр ике төзелеш бригадасы эшли, һәрберсендә 4-5 кеше.
Бинада барлык эчке бүлмәләрне сүттеләр, хәзер төзүчеләр түбәне сүтү белән мәшгуль. Тиздән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен танып та булмаячак. Тәрәзәләр, ишекләр, түбәләрне, түшәмнәрне, идәннәрне, җылылык, канализация һәм башка нәрсәләрне тулысынча алыштыру планлаштырыла.
- Бина 1968 елда төзелгән. 2006 елда балалар бакчасы реконструкцияләнде һәм ачылды, әмма шуннан бирле ремонт эшләре башкарылмады. Бинаның күптәнге булуы гына түгел, территория мәйданы да проблемалы иде – мәктәпкәчә учреждение кечкенә, анда нибары 22 бала йөри алды. Әмма ремонттан соң тәрбияләнүчеләр күбрәк булачак. Эш шунда, балалар бакчасына янәшәдә генә урнашкан авыл советы һәм китапханә биналарын безгә тапшырачаклар, һәм ул күпкә иркенрәк һәм уңайлырак булачак, - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Фирая Гобәйдуллина. - Без барыбыз да - тәрбиячеләр дә, балаларның әти-әниләре дә бу вакыйгага бик шат. Балалар бакчасы ремонт вакытында ябылды, шуңа күрә безнең тәрбияләнүчеләр хәзер җәйне әби-бабайлары белән үткәрә. Ата-аналар, әби-бабайлар бу хәлгә аңлап карадылар, моның өчен аларга зур рәхмәт, - диде мөдир.
Балалар тизрәк  бакчага йөри башласыннар өчен, төзүчеләр барлык эшләрне дә вакытында төгәлләргә ниятли.


План буенча, сентябрьдә үк балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр өчен кабат ишекләрен ачачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Республика программалары