Ленино-Кокушкино көллиятендә бүгенге көндә 70 студент укый
Әле узган ел уку йорты ябылу куркынычы астында иде
Тәнәфес вакыты, коридорда шау-шу, кызлар һәм егетләр бер-берсе белән соңгы яңалыклар белән уртаклаша, нидер фикер алыша, көлешәләр. Узган ел монда 9 гына кеше белем алуына ышануы кыен. Шул сәбәпле, көллиятне ябулары да бик мөмкин иде. Бу хәлне булдырмас өчен район Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итте һәм ярдәм алды.
Беренче чиратта, көллиятне яңа студентлар ярдәме белән саклап кала алдылар. Укытучылар эш җиңелләрдән булмавын таный. Чөнки хәзер бик азлар гына эшче һөнәрләренә барырга тели, һәм, өстәвенә, мәктәптән соң күп кенә укучылар зур шәһәрләргә китәргә тели. Барлык каршылыкларга да карамастан, сентябрьгә 3 белгечлеккә 70 кеше җыйганнар: гомумтөзелеш эшләре осталары, авыл хуҗалыгы җитештерү осталары, икътисад һәм бухгалтер исәбе. Монда Көек, Питрәч, Ленино-Кокушкино, хәтта Теләче һәм Казанда яшәүчеләр белем ала. Укучылар бу көллиятне, беренче чиратта, өйдән ерак булмавы аркасында сайлаган, юлга да вакыт сарыф итәргә туры килми аларга. Көн саен өйләренә кайтып йөри алмаганнар өчен тулай торак бар.
Көллиятнең үсеше моның белән генә тукталып калмаячак. Инде киләсе елда ук өстәмә 60 кеше җыячаклар, логистика өлкәсендә яңа белгечлек кертергә планлаштыралар.
Студентларның тормышы әле башланды гына. Әмма алар инде аңа чумып, күңелләреннән ләззәт ала.
Студентлар арасында сораштыру: киләчәктә кем булырга телисез?
Никита Вильданов:
“Зур техника механигы, бу һөнәр яхшы һәм түләү дә тотрыклы”.
Виктория Шуплецова:
“Бухгалтер. Миңа саннар, таблицалар, кәгазьләр белән эшләү ошый. Бу бик күңелле һәм кызыклы".
Динара Моратова:
“Абый бухгалтер булырга киңәш итте. Ягъни алган белемнәремне мин эштә генә түгел, шәхси тормышта да куллана алачакмын. Киләчәктә үз акчаларым, үз чыгымнарым белән дөрес эш итәчәкмен”.
Павел Матюничев:
“Автомеханик. Машиналарны, двигательләрне сүтү, аларны җыю, рәтләү миңа ошый. Тагын безнең белгечлек буенча машина йөртү хокукы бушлай бирелә”.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 09:22Россиянең барлык фильмнарына билетлар өчен «Пушкин картасы» белән түләргә мөмкин булачак Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.1600
-
28 май 2022 - 07:44Питрәчнең «Акчарлак» лагере яңа сезонын башлый Балалар өчен иң матур вакыт - каникуллар җитә. Алар өч ай рәхәтләнеп ял итәчәк.3500
-
27 май 2022 - 14:47Райково авылыннан Анатолий Ильинга «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды Бүләкне якташыбыз үзенең курсташы - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.18300
-
27 май 2022 - 13:25Роспотребнадзор: Республикада битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.18800
-
27 май 2022 - 11:30Питрәчтә Осипов урамы буенча 722 метр озынлыктагы тротуар төзелә Анда асфальт катлам булачак.20600
-
24 май 2022 - 11:46Питрәч районы яңалыклары
-
17 май 2022 - 14:37Питрәч районы яңалыклары
-
20 май 2022 - 10:15
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итәБезнең белән калыгыз - трендта булыгыз!140800
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.210700
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**313000
-
14 апрель 2022 - 07:32«Яз сулышын тоеп» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 8 гүзәл зат катнаша.203400
-
8 май 2022 - 10:38Бөек Җиңүнең 77 еллыгын Питрәч районыннан 8 ветеран каршылый Бүген безнең белән бергә тыныч күк йөзенә караучыларның сугышчан батырлыклары һәм данлыклы тормышы турында искә төшерик.146900
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле146900
-
18 апрель 2022 - 07:25Питрәч районына Казан табиблары килде Районда «Мобиль поликлиника» эшли. Ул тагылмалы автомобильдә урнашкан, анда пациентларны 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары кабул итә.146000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика