Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ленино-Кокушкино көллиятендә сентябрьгә 75 студент тупларга ниятлиләр

Хәзер уку йортында дүртенче курста 9 студент белем ала, һәм алар барысы да - кызлар. Утар хуҗабикәсе һөнәрен үзләштерәләр.

Ленино-Кокушкино авылында Казан авиация-техник көллиятенең филиалы эшли. Ул берничә тапкыр ябылу куркынычы астында булды, әмма аны саклап калырга планлаштыралар.  

Без уку йорты эшчәнлеген кабат яңартырга телибез. Моны яңа студентлар ярдәмендә тормышка ашырып була. Яшьләр  туган районнарында белем алачак һәм үз авылларыннан китмәячәк. Студент, эшче һөнәр алып, алга таба районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яки төзелеш оешмаларында эшкә урнаша алачак, - дип билгеләп үтте Дементьев исемендәге КАТК филиалы мөдире Морат Миндоголов. 

Морат Агабайевич үзе дә шушы уку йортында укыган. Укытучы булган. Лицейда эретеп ябыштыручы-машина йөртүче белгечлеге алган, аннары Казан аграр университетын тәмамлаган.

Миндә беркайчан да шәһәрдә төпләнергә дигән уй булмады. Һәрвакыт авыл җирендә яшәргә һәм эшләргә теләдем, - ди Морат Агабай улы.

Ул көллияткә мастер сыйфатында әйләнеп кайта һәм автомеханиклар укыта башлый. Ике төркем  укытып чыгарган.
Көллият җитәкчесе итеп бер ай элек билгеләнгән ул. Аның уку йортын үстерүгә карата планнары зур.

Өч яңа белгечлек ачарга телибез: бухгалтерлык исәбе һәм аудит, гомумтөзелеш эшләре мастеры, авыл хуҗалыгы производствосы мастеры. Әлеге юнәлешләр буенча белем алганнан соң, безнең студентлар механизаторлар, ташчылар, эретеп ябыштыручылар була алачаклар. Безнең район башлыгы белән атна саен эшлекле очрашулар уза. Без юл картасын төзибез, һәм аның буенча эшлибез. Әлегә кабинетларны лицензияләү, яңа укытучылар эзләү кебек мәсьәләләрне хәл итәбез, - ди мөдир.

Хәзер район мәктәпләренә баралар, балаларны бу һөнәрләр белән таныштыралар. Теләче районына да барырга планлаштыралар. Күрше районнардан килгән укучылар өчен тулай торак бар, шулай ук студентларны йөртүне дә оештырырга телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X