Ленино-Кокушкино мәктәбе турында сөйлибез
СССР чорында биредә Владимир Ленин музее эшләгән, анда бөтен илдән һәм чит илләрдән күпләп кунаклар килгән. Ә мәктәп үзе аның әнисе Мария Ульянова исемен йөрткән.
Мәктәп үрнәк эш программаларын сынап карау һәм укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү буенча республика мәйданчыгы булып тора.
Безнең мәктәптә 42 укытучы эшли, - дип сөйләде мәктәп директоры Ирина Шаронова, - шуларның 5се югары категорияле укытучы, 2се «РФ мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде, тагын 5се республика әһәмиятендәге шундый ук билгегә ия. Укытучыларның 70 проценты безнең чыгарылыш сыйныф укучылары, хәзерге вакытта Казан югары уку йортларында берничә укучы югары педагогик белем ала, быел тагын 4се КФУга укырга керде. Барысын да үз коллективыбызда көтеп калабыз. Быел безнең мәктәп туган тел буенча республика конкурсында 500 мең сум грант отты, ә 4 ел элек «Уңышлы мәктәп» программасы буенча 1 миллион сум иде. Быел 12 укучының 4се БДИ буенча югары баллга ия булды, Ләйсән Мортазина һәм Алинә Вилданова мәктәпне алтын медальгә тәмамладылар. Кәрим Гыйзетдинов, Розалина Абрамова, Артем Саркеев һәм Илзирә Яруллина республика фән олимпиадаларында иң яхшылар унлыгына керделәр. Безнең укучылар, күп кенә спорт ярышларында җиңүчеләр, районның җыелма командалары әгъзалары, иҗади ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Бездә зур спорт мәйданчыгы бар, анда ел әйләнәсе укучыларыбыз һәм авыл яшьләре шөгыльләнә. Мәктәп яны участогы зур, анда балалар практика уза, шулай ук укучылар һәм педагоглар көче белән дару үләннәре, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәбез.
Зефир Әхмәтҗанов нәкъ 45 ел бу мәктәптә балаларга белем бирә. Ленино-Кокушкино мәктәбенә ул 1977 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң эшкә билгеләнә.
Ул вакытта мәктәп төзелгән генә иде әле. Безгә барысын да нульдән башларга туры килде, - дип сөйләде тәҗрибәле укытучы.
Зефир Заһид улы мәктәп каршында геология музее ачкан, Питрәч географиясенең китабын һәм районның атласын булдырган. Музейда аның тырышлыгы һәм балалар белән бергә казу эшләре нәтиҗәсендә мамонт сөякләре, тешләре, казналарын, борынгы хайваннар һәм үсемлекләр калдыкларын күрергә мөмкин. Зефир Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге команда яңа экспонатлар эзләп таба.
Быел ул җиденче чыгарылышын чыгарды, укучылары белән горурлана, күбесе белән элемтәдә тора. Аның 25 укучысы география укытучысы булып эшли.
Зефир Әхмәтҗанов - күп кенә фәнни конференцияләрдә катнаша, 2010 елда «Ел укытучысы» республика конкурсында җиңүче һәм лауреат булган, башка бик күп бүләкләргә ия.
Мин үз укучыларымны белемгә, эшкә, мөстәкыйль булырга, туган ягын яратырга өйрәтәм, - ди ул.
Аның хезмәттәше, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Борисова кечкенәдән укытучы булырга хыялланган, ул үз укытучыларыннан үрнәк алган. Башта Казан педагогика көллиятен, аннары Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган һәм туган авылы Ленино-Кокушкино мәктәбенә әйләнеп кайткан.
Татар балалары гына түгел, рус балалары да татар телен өйрәнергә омтыла. Безнең мәктәптә уку һәм эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, шуңа күрә яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Быел безнең биш татар теле укытучысыннан торган коллектив ярты миллион сумлык грант отты, – дип сөйләде Лилия Илдус кызы. – Мин үз эшемне яратам, аны бөтен күңелемне биреп башкарам, тәҗрибәле укытучылардан үрнәк алам, алар белән киңәшләшеп эшлим, - дип уртаклашты ул.
Ленино-Кокушкино мәктәбендә 344 укучы белем ала, быел беренче сыйныфка 29 бала укырга керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа