Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ленино-Кокушкино мәктәбенең унберенче сыйныф укучылары киләчәккә планнары белән уртаклаштылар

Сораштыру

Ленино-Кокушкино мәктәбенең унберенче сыйныф укучылары соңгы кыңгырау вакытында үзләрен ничек хис итүләре турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Ислам Гобәйдуллин

Мине аңлатып булмаслык катнаш хисләр  биләп алды. 11 ел буе укып, авырлыкларны җиңеп чыгуыма куанам. Шул ук вакытта  бәхетле балачагымны кире кайтарып булмаячагын аңлап,  моңсуланам. Олы яңа тормыш башлана. Хәзер  җаваплылык хисе артачак,  үз гамәлләрең өчен үзеңә җавап бирергә туры киләчәк.
Фельдшерлыкка уку  өчен Казан медицина көллиятенә укырга керергә җыенам.


Илзидә Сөләйманова

11 ел бер көн кебек бик тиз узды. Минем һәрчак тизрәк үсәсем килде. Ниһаять, бу мизгел килеп җитте, әмма нигәдер миңа бик моңсу...  Бернигә дә карамастан, зур планнар белән яңа тормышка аяк басам. Ветеринар булырга телим. Казан шәһәренең уку йортына укырга керергә өметләнәм. Моның өчен өч фән: математика, рус теле, биология буенча БДИ тапшырачакмын. Минем барысы да уңышлы булыр дип ышанам.


Лилия Исмәгыйлева

Соңгы кыңгырау көне минем өчен бик дулкынландыргыч булды. Без мәктәп эш көннәре белән саубуллашабыз һәм башка тормыш этабына күчәбез. Һәрберебез бу тормышта үз юлын  тапсын, уңышларга ирешсен һәм бәхетле булсын!
Әлбәттә, мин укуны дәвам итәчәкмен. Югары уку йортына керәсем килә, хәзер имтиханнарга әзерләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса