Ленино-Кокушкинода һөнәри көллияттә косметик ремонт бара
Биредә авыл хуҗалыгы җитештерү осталары өчен уку елына лаборатория әзерлиләр.
Традицион рәвештә, уку елы тәмамлануга ук, без киләсе елга әзерлек эшләренә керешәбез, - дип билгеләп үтте сөйләшү вакытында Дементьев исемендәге КАТК филиалы мөдире Морат Миндугулов. – Хәзерге вакытта кабинетларда һәм барлык ярдәмче биналарда косметик ремонт бара. Стеналарны, парталарны буяп, кабинетларны чистартабыз, электр үткәргечләрне, җылылык системасын һәм башкаларны тикшерәбез. Моннан тыш, укытучылар үз кабинетларында тәртип урнаштыралар, күрсәтмә материалларны сүтеп алалар, нидер яңарталар, буйыйлар, ремонтлыйлар. Һәркем уку елы башлануны яхшы әзерлек белән каршы алырга омтыла. Уку йортында кайбер ремонт эшләре көллиятнең бюджеттан тыш акчалары хисабына башкарылачак. Студентлар монда практика үтсен һәм техника белән эш итәргә өйрәнә алсын өчен лаборатория төзелә башлады. Биредә студентлар двигательләрне сүтү һәм җыю белән шөгыльләнәчәк. Район башлыгы Илһам Кашапов та бинаны ремонтлау һәм яңа уку елына әзерләү мәшәкатьләренә игътибар итте, район бюджетыннан кирәкле эшләргә 150 мең сум бүлеп бирде, - дип сөйләде Морат Агабайевич.
Шулай ук Морат Агабайевич бинаны капиталь ремонтлауга «гариза» бирүләрен һәм киләсе елга аны башларга ниятләүләрен билгеләп үтте. Моннан тыш, хәзерге вакытта лицейда киләсе уку елына түбәндәге белгечлекләр буенча гаризалар кабул ителә: бухгалтерлык исәбе һәм аудит, гомумтөзелеш эшләре мастеры, авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры. Әлеге юнәлешләр буенча белем алганнан соң, студентлар механизаторлар, ташчылар, эретеп ябыштыручылар була алачаклар. Булачак беренче курс формалаша. 60 кеше җыелган инде (20 кыз һәм 40 егет). Быелгы уку елында биредә ике тулы курс булачак (икенче курста якынча 75 студент белем алачак).
Морат Агабайевич ассызыклап үткәнчә, яңа студентлар ярдәме белән уку йортында яңа тормыш башланды, ул икенче сулыш алды кебек. Мөдир Морат Миндугулов сүзләренә караганда, көллият язмышы аны бик борчый. Өстәвенә, ул үз вакытында әлеге уку йортында белем алган. Укытучы булган. Лицейда эретеп ябыштыручымашина йөртүче белгечлеге алган, аннары Казан аграр университетын тәмамлаган. Көллияткә мастер сыйфатында әйләнеп кайта һәм механиклар укыта башлый. Ике төркем укытып чыгарган. Көллият җитәкчесенең стажы зур түгел, әмма уку йортының үсеш планнары зур.
Без уку йортының яңа сулыш алуына шатланабыз. Яшьләрнең монда яңадан белем алулары һәм үз авылларыннан китмәве куандыра. Ә эшче һөнәр алып, егетләр дә, кызлар да районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яки төзелеш оешмаларына эшкә урнаша алачак. Сүз уңаеннан, аларның күбесе җитештерү практикасында җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бик кирәк, - дип йомгаклады сүзен көллият филиалы мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа