Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Математиканы балалар бакчасынннан ук өйрәнәләр

Балалар белән эшләүче һөнәр ияләре даими рәвештә үзләренең осталыкларын камилләштереп торырга тиеш. Балалар бит бик кызыксынучан. Хәзер фән һәм техниканың да бик зур тизлектә үсеш алуын онытырга ярамый. Тәрбиячеләргә һәм укытучыларга заман белән бергә атларга, яңа белемнәр һәм ачышлар үзләштерергә, дөньяны замана балалары күзлегеннән күрә белергә кирәк. Менә шуңа да мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен һәртөрле курслар, семинарлар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр оештыралар да инде. Соңгы көннәрдә безнең районда республика дәрәҗәсендәге шундый өч чара үтте.

Ленино-Кокушкино авылындагы “Родничок” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик үсеше буенча федераль инновацион мәйданчык эшли. Монда нәкъ менә әлеге юнәлешкә багышланган республика түгәрәк өстәле үтте. Балалар кунакларны музыкаль номерлар белән каршы алды, ә аннары Питрәч тәрбиячеләре тематик ачык дәресләр, мастер-класслар, квестлар үткәрде.
“Родничок” балалар бакчасында дүрт төркемдә тәрбияләнүчеләр “Мате плюс” программасы буенча ныклап шөгыльләнә. Менә инде өченче ел алар счетлар, цифрлар, математик фигуралар белән эшли. Алар кунаклар алдында үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын ачык дәрестә күрсәтте.
Мисал өчен, балалар капчыклардагы геометрик фигураларны күзләрен йомган килеш алып аларның нинди фигуралар икәнлеген әйттеләр. Алар түгәрәк, өчпочмак, квадрат кебек гади фигураларны гына түгел, трапеция, күппочмак, ромб кебекләрен дә күз йомган килеш таныйлар. Шулай ук балалар кошларга сыерчык оясы ясадылар, ә тәрбияче түбә, стеналар ясау өчен нинди геометрик фигуралар кулланырга кирәк икәнлеге турында балаларга сораулар бирде.
- Мин һәр нәрсәдә балалар белән бер дулкында булырга тырышам, без һәрвакыт бергә хыялланабыз, яңа идеяләр уйлап табабыз, - ди Лилия Юсупова. – Алар дәрестә сынатмадылар, кунаклар алдында оялмадылар. Елмаеп, яхшы кәеф белән биремнәрне үтәделәр. Математика белән кызыксынуны без балаларда даими үстерәбез. Исәп-хисап бездә бөтен җирдә һәм һәрвакыт, тирәбездә булган һәр нәрсәне - чынаякларны, кашыкларны, урындыкларны, уенчыкларны саныйбыз.
Шулай ук Ленино-Кокушкино һәм Кощак мәктәпләрендә квалификация үстерү курсларын тыңлаучылар өчен республика фәнни-гамәли семинарлары узды. Беренчесе – химия, биология, география, технология укытучылары өчен, икенчесе – рәсем сәнгате һәм музыка укытучылары өчен.
Мәктәптә Питрәч педагоглары ачык сыйныф сәгатьләре, мастер-класслар, тематик дәресләр үткәрделәр, шулай ук кунакларга үзләренең грант проектларында катнашу тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр. Чарага республиканың төрле районнарыннан 60ка якын педагог килде, алар белән җирле укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Кощак мәктәбенең музыка укытучысы Любовь Мортазина хезмәттәшләренә музыкаль-ритмик хәрәкәтләр буенча мастер-класс күрсәтте.
- Семинарда үзебез өчен бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белдек, яхшы кәеф алдым. Бу методиканы үз укучыларым белән эшләгәндә һичшиксез файдаланачакмын, аларга ошар дип уйлыйм,  - диде Әгерҗе шәһәреннән килгән кунак Гөлнара Нәбиева.
Семинарда катнашучылар арасында сыйныф җитәкчеләре дә бар иде, кайбер ачык дәресләр төрле темалар буенча сыйныф сәгатьләренә багышланды. Мисал өчен,  Екатерина Цыкина үз дәресен сыйныфташлар арасында  үзара мөнәсәбәтләргә багышлады.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса