Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

"Мәктәп еллары – тормышыбызның иң матур чоры”

Сентябрьнең кояшлы иртәсендә район мәктәп ишегалларында көчле алкышлар, җылы котлау сүзләре, кыңгыраулар чыңы яңгырап торды. Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар ел саен бер үк төрле, әмма һәрвакыт истә калырлык булып үтә. Без Шәле авылында Белем бәйрәмендә булып кайттык.

Чәчәк бәйләмнәре дә, төрле төстәге һава шарлары ничек кенә матур булмасыннар, бәйрәмне традицион мәктәп формасы кигән кызлар кебек бизәми. Ә инде стильле ап-ак алъяпкычлар аларга тагын да ямь өстәде.
Шулай да кунакларның игътибар үзәгендә бәйрәмнең төп геройлары – беренче сыйныф укучылары булды. Аларга һәркем сокланып карады.
Икенче сыйныфтан башлап югары сыйныф укучылары үзләрен иркен, тыныч тоттылар, чөнки алар гадәти мохиттә, бу уку елында нәрсә көткәнен яхшы беләләр. Ә менә беренче сыйныф укучылары өчен әле бар да ят, таныш түгел, бар нәрсә яңа. Алар линейканың беренче минутларыннан ук үзләрен ничек тотарга белмәде. Кайберләре бик нык дулкынланды, әниләренең янәшәләрендә булуына инану өчен бертуктамый артларына борылып карады. Икенчеләре, киресенчә, елмаеп, тирә-юньне кызыксынып күзәтте.
- Мин күптән мәктәп укучысы булырга теләгән идем, монда күп яңа дуслар табарга, бергәләп уйнарга була, - ди Әлфис Хәмидуллин.
“Ә уеннарга вакытың элеккегә караганда азрак булачагын беләсенме”, дигән сорауга малай, “Һичшиксез, нәрсә дә булса уйлап табачакмын”, дип җавап кайтарды.
- Әле бит тәнәфесләр бар, шул чакта нәрсә эшләргә телисең шуны эшләргә була, - диде ул бераз уйланып.
Әлфис сыйныфташлары белән танышырга да өлгергән һәм инде алар бер-берсе белән үзара сөйләшәләр, аралашалар.
Аның яшьтәше Адилә әнисе алдында гына утырып торуны хәерлерәк саный.
- Мин бик тыныч, чөнки мәктәпкә дүртенче баламны озатам инде, олысы унберенче сыйныфка бара, - диде әнисе Гөлия Гыймадиева. - Кызымның авыр минутларда таяныр кешеләре бар, балаларым да биредә укый, дәресләр белән алар аңа бик теләп ярдәм итәчәкләр. Шуңа да Адиләнең тизрәк үсеп җитүен, мәктәпкә укырга керүен теләдек, менә кызым үсеп тә җитте. Ә мәктәп еллары - тормышта бик матур вакыт, - диде елмаеп беренче сыйныф укучысының әнисе.
- Илкүләм проект ярдәмендә балаларның заманча җиһазландырылган кабинетларда укыячакларына, ремонт эшләре тәмамланып килүенә без бик шат. Бүген безнең мәктәп 232 мәктәп укучысы өчен үз ишекләрен ачты, шуларның 42се - беренче сыйныф укучысы, - дип сөйләде Шәле мәктәбе директоры урынбасары Гөлфинә Әхмәтгалиева.
- Мин беренче сыйныфларны дүртенче тапкыр кабул итәм, - диде башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Мөхәммәтҗанова. - Балалар үзгәрә, алар барысы да төрле. Яңа сыйныф - ул яңа мәшәкатьләр дигән сүз, бөтенләй башка балалар, һәркемнең үз холкы, кызыксынулары төрле. Шунысы сөендерә, балалар бакчасыннан алар бераз белем туплап киләләр.
- Балалар, һәрвакыттагыча, бик кызыксынучан, актив. Без алар акыллы, тәрбияле булып үссен, укуларында уңышларга ирешсен өчен тырышырбыз, - дип өстәде Алсу Мөхәммәтҗанованың хезмәттәше Минзилә Гайсарова.
Балаларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котларга район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марина Харитонова килгән иде.

 

Быел Питрәч мәктәпләрендә өч меңнән артык бала белем алачак, шуларның биш йөзгә якыны беренче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса