Алга
  • Рус Тат
  • Мәктәп формасы тәрбия функциясен дә үти

    Уку елының бер ае үтеп китте. Быел ул күп укучылар өчен гадәти булмады, чөнки гомуми мәктәп формасы гамәлгә керде. Бу яхшымы, начармы? Мин моны ачыклау өчен Питрәч 2 нче урта мәктәбе укытучылар коллективы, ата-аналар, укучылар белән сөйләшеп, фикерләрен сораштым.

    "Россия Федерациясендә мәгариф турындагы" Закон мәктәп укучылары өчен тышкы кыяфәтне регламентлаучы төп норматив акт булып тора. Законда әйтелгәнчә, һәрбер мәктәп укучысы уку йортына махсус киемдә килергә тиеш. Моны төбәкнең белем бирү учреждениесе билгели. Мәктәп формасын кертүнең төп максаты - мәктәпләрдә социаль катлаулану күренешен һәм психологик уңайсызлыкны бетерү, белем бирү йортының гомуми имиджын яхшырту.
    Районыбызның гомуми белем бирү йортларында ата-аналар белән килешеп эш иттеләр. Кызлар мәктәпкә ак һәм кара алъяпкыч белән кызгылт-көрән яки саргылт-көрән төстәге күлмәк, ир малайлар зәңгәр костюм, ачык төстәге күлмәк һәм галстуктан йөрергә тиеш. Кайбер мәктәпләрдә аларның костюмнары караңгы-көрән дә булырга мөмкин.
    Яңалык уку процессына ничек тәэсир иткән? Укучылар үзләре канәгатьме?
    Лариса ИВАНОВА, 2 нче мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары:
    - Безнең мәктәптә формага ияләнделәр, үз иттеләр, дияр идем. Укучыларның бөтенесе дә мәктәпкә форма киеп килә. Мәктәп формасы һәр укучы өчен кирәк. Бу тәрбияви мизгел дә, ул корпоратив культурага өйрәтә, шулай ук гаиләнең матди хәле проблемаларын да шомарта төшә. Әйе, мәктәптә тәртип яхшырды. Укучыларның мәктәп формасыннан риза түгеллеген ишеткән юк. Ата-аналар да канәгать. Берничә балага узган елгы мәктәп формасын киеп туздырырга рөхсәт иттек. Алар ишле гаилә балалары. Калган укучылар мәктәпкә формадан килергә тиеш. Макияж, таратып куелган чәчләр, һәртөрле аксессуарлар тыела. Ата-аналарга да бу турыда әйтелгән. Ни генә дисәң дә, әйләнә-тирә мохит тәрбияли. Безнең мәктәп ремонттан соң бөтенләй дә үзгәрде. Ә мәктәп формасын керткәннән соң бигрәк тә. Балалар үзләрен башкача тота башлады: тынычлар, җыйнаграк йөриләр.
    - Лилия МУЛЛАӘХМӘТОВА, шул ук мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
    - Мәктәп формасын кертеп дөрес эшләделәр. Бу дисциплинаны яхшырта, бер-берсеннән аерылып торуга юл куймый. Кызларга карап торуы күңелле: алар тыйнакланды, кызларга ошый башлады. элек өлкән сыйныфта укучы кызлар игътибарны тарту өчен үтә күренмәле блузка, кыска итәк киеп килә иде. Хәзер бу нәрсә юк. Дәресләр дә тынычрак уза.
    - Любовь ПЕТРОВНА, 8А сыйныфы җитәкчесе:
    - Мәктәп формасы кертелгәннән бирле укучылар хәтта үзләрен башкача тота башлады. Ир малайлар төз гәүдәлегә әйләнде: галстук һәм костюм үзеңне башкача тотарга мәҗбүр итә. Хәзер кызлар чәчләрен дә матур итеп йөртә башлады.
    Шуны да әйтергә кирәк, авыл мәктәпләрендә укучылар күптән форма киеп йөри. Мин әти-әниләр белән дә сөйләшеп чыктым, фикерләрен белештем. Алар да мәктәп формасын хуплый. Алар форманы уңайлы дип саный. Иртәгә ни кияргә дигән сорау да тумый. Игътибарны читкә тартучы моментлар азрак, белем алу мөмкинлеге күбрәк. Мәктәп формасы укуга этәрә, бөтен бала бер төрлегә әйләнә, кемне дә булса кереме буенча аеру юк. Билгеле, мәктәп формасын чынлыкта кертеп җибәрүләрендә шикләнгән ата-аналар да булды. Андыйлар мәктәпкә киемне алдан алып куйды. Әмма киресе килеп чыкты. Аларның алган киемнәренең кирәге чыкмады.
    Балалар да формага күнекте. Кызларга алъяпкычлы форма бик ошый. Яшүсмерләр дәрескә джинсы киеп керүләрен дә яшерми үзе. Әмма бу кабул ителмәгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: