Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый?

Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф идарәсе һәм бүлек җитәкчеләренә урамда салкын булганда мәктәптә укыту тәртибенә бәйле тәкъдимнәр белән хат юллады. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урамда температура түбәндәгечә булганда укырга бармаучылар:

-23 градус булганда — авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары,
-25 градус булганда — шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары,
-30 градус булганда — авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфлары,
-32 градус булганда — шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфлары.

Кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы -3 градус салкыннан да ким булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә. Өлкән сыйныф укучылары температура -10 градустан да ким һәм җил секундына 6-10 метрдан да ким булмаганда гына урамга чыга.

Һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим ителә.

Кышкы чорда ачык һавада физик культура буенча дәресләр үткәрү түбәндәге һава торышы шартларында рөхсәт ителә (СанПиН 2.4.2821-10).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса