“Әнием минем яраткан укытучым”
“Кешене җирдә бәхетле итә торган өч нәрсә бар: беренчесе – нинди гаиләдә туып-үсүең, икенчесе – кайсы укытучыда белем алуың, өченчесе – нинди җәмгыятьтә яшәвең” гыйбарәсен минем еш ишеткәнем бар. Иншама керешкәндә, кабат шушы фикер хәтергә килде һәм, укытучылар көне алдыннан мин үземнең әнием – Фадеева Нина Валентиновна турында язарга булдым.
Әнием кечкенәдән ана теле укытучысы булырга хыялланган. Шулай ук аны моңа этәрүче өч сәбәп булган: беренчесе – башлангыч сыйныфлар укытучысының күркәм эш-гамәлләре, икенчесе – әби-бабаларының укытучылар нәселеннән булуы (Ерак бабам кичләрен балаларына гел үзенең бабалары, аларның XIX гасыр ахыры, XX гасыр башларында авылда беренче укытучы, кайберләренең фән белгечләре булуы; “раскулачивание” вакытында сөргенгә җибәрелүләре, күбесенең җәмгыятебезгә төрле фән юнәлешендә хезмәт итүе хакында еш сөйли әнием), өченчесе – олы абыйсының укытучы һөнәрен үзләштереп, шушы юлда матур үрнәк күрсәтүе.
Гомумән, әнием үзен бәхетле саный, үзенең укытучыларын хөрмәт белән искә ала. Аннары үзенең белемгә омтылуын, кеше булырга тырышуын әйтә.
Әнием авылыбыздагы урта мәктәпне ике “4”, калганнарын “5”ле билгесенә тәмамлый. “Эксперимент” белән югары уку йортына керә (5 имтиханның баштагы икесеннән 9 балл җыйсаң, калган өчесен биреп тормыйсың). Биредә дә ул бик яхшы укытучыларда белем алуын әйтә. Бәлки, үзе дә бик тырыш булгандыр...
Югары уку йортын әнием 1990 нчы елда читтән торып тәмамлый. Ник дигәндә, әтиемә кияүгә чыга. 10 балалы ишле гаиләнең төпчегенә, 8 нче килен булып, төп нигезгә килен булып төшә. Мин һәм сеңлем туа, ләкин әнием укуын 5 елда тәмамлый, бернинди яллар да алмый. “Әгәр үземә ышанмасам, башымда белемем булмаса, мин болай эшли алмаган да булыр идем”, – ди ул, үткәнен хәтергә төшергәндә.
Кайнана-кайната белән яшәү, йорт-җир карау, эшкә йөрү, өч бала үстерү – белем алырга теләгән әниемә киртә булмаган. Киресенчә, хыялны чынга ашырырга, авырлыкларны җиңәргә этәргеч кенә биргән.
Әниемнең туган мәктәбендә эшли башлавына менә инде 33 ел үткән. Ул шушы вакытның 17 елын башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. 2003 нче елдан – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әнием укучыларын, һөнәрен бик тә ярата. Эшенә дә, үзенә дә, укучыларына да таләпчән. Хезмәт эшчәнлегендәге девизы: “Күңел күзе белән ихлас караган кешегә чык бөртеге дә чын асылташ”. Үзе кайда гына булса да, укытучы булуын хәтереннән чыгармый. Тышкы кыяфәте, эчке матурлыгы, сөйләгән сүзе, эш-гамәлләре белән дә безгә – балаларына, укучыларына, тирә-юньдәгеләргә һәрвакыт үрнәк.
Әнием бабам белән ел да ун ай, әбием белән безгә үрнәк булып 27 ел яшәде. Хәзер инде үзе яраткан әби, хөрмәтле әни.
Ул укыткан укучыларның шактые укытучы һөнәрен үзләштереп, республикабыз мәктәпләрендә эшли. Мин үзем дә укытучы һөнәрен сайладым. Һөнәремнең күп көч, тырышлык соравын яхшы аңлыйм. Шуңа күрә гомере буе хезмәтенә тугры булган әниемне зурлыйм.
Әгәр үз һөнәрен шулай яратмаса укучыларында мөгаллимлек һөнәренә мәхәббәт тәрбияли алмас иде ул. Әнием үз һөнәре турында:
- Укытучы кояш кебек яктыртучы, җылытучы, киләчәккә туры юл күрсәтүче. Аның хезмәте бервакытта да онытылмый. Укучыларының хәтерендә гел яңарып тора, - ди.
Әнием тормышта дус та, укытучы да безгә. Ул яшәүне, тормышны ярата. Һәр вакыйгадан уңай мизгелләр, һәр эштән матур сыйфатлар күрергә күнеккән, башкаларда да шундый сыйфатларны тәрбияләргә тырыша. Аның тормыш девизы: “Кайда матурлык һәм тормыш, шунда поэзия. Поэзия, музыка кебек безнең һәрберебездә яши”. Ә бу сүзләргә, минемчә, бик тирән мәгънә салынган. Әнием кирәк чакта кырыс-таләпчән, кирәк вакытта йомшак, кече күңелле, нечкә хисле, киләчәкне алдан күреп хәл итә белгән сабыр кеше. Олыны рәнҗетүдән, кечене кимсетүдән һәрвакыт сакланды. Безне дә шулай тәрбияләде.
Үзе укытучы булса да, әнием һәрвакыт укучы. Ул күп укый, үз өстендә гел эшли, яңалыкка омтыла. Дәрестә бервакытта да кычкырмый. Аңламасаң, дәресне кабат аңлатудан да иренми. Ул безгә берәр хикәя я шигырь укырга кушса, “Башта күз белән карап чыгыгыз, “тәме”нә төшенегез, аннары гына сәнгатьле итеп укып карагыз”, – дия иде.
Бервакыт, башлангыч сыйныфларда укыганда, энем Б.Рәхмәтнең “Гөлләр бакчасында” шигырен ятлап маташа. Үзенчә сәнгатьле итеп сөйләргә тырыша. Әнием тыңлап-тыңлап торды да: “Улым, кер инде шул гөлләр бакчасына, күр гөлләрне, нинди матурлар алар, рәшәткә аша гына карыйсың бит югыйсә,” – диде. Бу сүзләрнең мәгънәсен яши-яши аңлыйм. Әнием олыларча киңәш бирергә, балаларга ияреп уйнарга, шаярырга да иренми. Кечкенә чакта үзе уйнаган уеннарны элегрәк безгә өйрәтсә, хәзер оныкларына да өйрәтә.
Әнием – өебезнең нуры. Җырларга да ярата. “Җырлый белмәгән кеше кычкырып җырлап җибәрә икән, көлә күрмәгез. Аның моңы тышка чыкмый, әмма күңеле җырлый бит!” – дия. Шагыйрьләрнең көйгә салынган шигырьләрен дәрестә әкрен-салмак җырлап та күрсәтә иде.
Дәресләрдә ул толерантлык, милли кыйммәтләргә хөрмәт, якташлар белән горурлану хисләре тәрбияләде.Туганлык хисләренең кадерен белергә; туган нигез, туган ил сүзләренең тирән мәгънәсен, туган телнең матурлыгын, тәмен, аһәңен дә әниемнән, ана теле укытучыбыздан алдык.
Иншамны язганда, укытучы һөнәренә багышланган шактый гына шигырьләр актарып утырдым. Кайсының өзеген мисалга алсам да, фикеремне сыйдырып бетерә алмам кебек тоелды миңа. Мин әниемнең шундый укытучы булуы белән чиксез горурланам. Бәлки, иншамны укучылар төрлечә фикер йөртер, үз әнисе турында язган, дияр. Ә нигә, укытучы баласының яраткан, хөрмәт иткән укытучысы турында язарга хакы юкмыни?! Кыскасы, менә шундый ул безнең яраткан укытучыбыз, әниебез.
Очар кошлар күкне сагынгандай,
Ашыгасың һәр көн мәктәпкә.
Аңлатасың тормыш, яшәү фәнен,
Өйрәтәсең фәкать әдәпкә.
Син янасың яшәү дәрте белән,
Күзләреңнән очкын чәчелә.
Еллар гына менә эзсез үтми –
Көмеш карлар куна чәчеңә.
Бу ничәнче синең дәрес икән? –
Ә аларны кем соң санасын?
Ак җилкәнен киергән кораб сыман,
Юл күрсәтеп алдан барасың.
Син чәчәсең белем орлыкларын,
Биреп бөтен күңел җылыңны.
Синең йөрәк – нурлы бер йолдыз ул,
Яктыртасың барыр юлымны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа