Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Пандемия чорында мәктәпләр ничек эшли?

Коронавирус шартларында район мәктәпләрендә балалар һәм олылар сәламәтлеген тикшерү катгый контрольдә

Һәр иртә саен мәктәпкә кергәндә укучылар һәм укытучыларның температураларын контактсыз термометр белән үлчиләр, кулларын антисептик белән эшкәртәләр.

- Әгәр кемдәдер югары температура ачыкланса, бу кешегә дәрескә керергә рөхсәт ителми. Мәктәпләрдә олыларны һәм балаларны изоляцияләү өчен махсус бүлмәләр бар, алар анда ашыгыч ярдәм яки укучының әти-әнисе килгәнче булырга тиеш, - дип сөйләде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Галина Игнатьева.

– Температурасы югары булган укучыларны һәм укытучыларны дәресләрдән азат итү очраклары да булды. Нигездә, бүгенге катлаулы хәлне аңлап, салкын тию симптомнары булган балаларны әти-әниләре мәктәпкә җибәрмиләр, - дип аңлатты ул.

Бер урында күп кеше булмасын өчен, биналарга өстәмә керү юллары оештырылды. Мәктәпләрдә ата-аналар һәм чит кешеләр булу катгый тыела. Һәр сыйныфка һәм укытучыга аерым кабинет беркетелгән, анда барлык дәресләр уза. Тәнәфесләр дә шунда үтә. Төшке аш расписаниесе дә үзгәрде.

- Бездә барлыгы 37 сыйныф бар, төшке ашка икешәр сыйныф бара. Шуңа күрә кайбер укучылар төшке ашка дәресләр вакытында бара, - ди икенче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Гатиатуллина. Укытучылар, техперсонал, ашханә хезмәткәрләре балалар белән якын элемтәдә булганда битлек кия. Коридорларда һәм сыйныфларда бактерицид лампалар һәм рециркуляторлар урнаштырылган, алар һаваны чистарта. Шулай ук биналарны даими юып торалар.

- Пандемия уку процессын формалаштыруга аерым төзәтмәләр кертте. Сыйныф җитәкчесе буларак, мин балаларның чиста кабинетта шөгыльләнүен күзәтәм. Моның өчен без, укытучылар, һәр ике сәгать саен бүлмәне җилләтәбез һәм дымлы җыештыру эшләре башкарабыз, - дип билгеләп үтә икенче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Гыйниятова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса